Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рабит абый исемемә кушамат такты!

САУ БУЛ" АЛТЫН КАЛӘМ", ИСӘНМЕ БОЛГАР ТУГАН ТЕЛ!НИК АЛАЙ БАШЛАГАН ИКӘН БУ ДИП АПТЫРАМА,КАЛӘМНӘН КАЙТУЫМ БУЛДЫ КИЛӘСЕ КӨНГӘ БОЛГАРГА КИТТЕМ. СӘЯХӘТЕМНЕ СӨЙЛИМ ӘЛЕ... БЕЗ КАЯ? Болгарга путевкаларны бушлай бирделәр. Кулдан ычкындырасым килмәде бу мөмкинлекне. Минем берәр лагерьда ял итеп карыйсым килә иде инде. Ләкин бу лагерь түгел, ә форум иде.Районыбыздан...

САУ БУЛ" АЛТЫН КАЛӘМ", ИСӘНМЕ БОЛГАР ТУГАН ТЕЛ!НИК АЛАЙ БАШЛАГАН ИКӘН БУ ДИП АПТЫРАМА,КАЛӘМНӘН КАЙТУЫМ БУЛДЫ КИЛӘСЕ КӨНГӘ БОЛГАРГА КИТТЕМ. СӘЯХӘТЕМНЕ СӨЙЛИМ ӘЛЕ... БЕЗ КАЯ? Болгарга путевкаларны бушлай бирделәр. Кулдан ычкындырасым килмәде бу мөмкинлекне. Минем берәр лагерьда ял итеп карыйсым килә иде инде. Ләкин бу лагерь түгел, ә форум иде.Районыбыздан 9 укучы идек без. Әтнә Болгардан ерак булганга би-и-ик озак барырга туры килде. Янымда утыручы кызлар:"Картаны(телефондагы)кара әле"," Без кая?"- дигән сораулар белән башымны катырдылар. Әй катмады да бугай инде ул. Гомумән, үзем дә алар кебек идем. Мин дә 5-10 минут үткән саен картаны карадым. Бер дә булмагач, колагыма колакчаларымны тыктым да, музыка тыңлап, "йоклап" бардым. Болгарга килеп җиткәч, сап-сары палаткалар күренеп, музыка яңгырап, мәчет ялтырап,кояш кыздырып тора. Теркәлеп беткәч, Алсу апа (ул вакытта исемен дә, безнең әйдәман буласын да белми идек) палаткалырыбызга озатты. Җирдә йоклыйм дип уйлаган идем дә, ялгышканмын... Кровать, матрас,юрган, мөндәр! Әйберләремне урнаштыруга, җир белән "танышырга" чыктым. Үзбезнең Илус\зә апаларыбыз босс-пресса да эшләп йөриләр икән. Илүзә апа безне "Nikon"ына төшереп алды да, сәләтнең "Инстаграм"ына тыгып куйды. Аннан ашап килдек. Палаткама керсәм, ни күрим,палаткабызда "кунаклар" килгән! Бездә генә түгел бар палатада шул хәл! "Кунак" диюем кырмаскалар була инде ул. Миңа алар белән кроватемне дә, сумкамны да бүлешергә туры килде. Кыскасы, алар безнең белән атна буе ял иттеләр. АТНА БУЕ ЯНЫБЫЗДАН КИТМӘДЕ! Көндезге дүртләрдә әйдәманнарыбыз Айрат абый белән Энҗе апа безне җыйды. Танышып бара - бара пакетлар бирделәр. Ә анда - яшел футболка, кызыл блолкнот, ак ручка, ак кепка! Барсында да" БОЛГАР ТУГАН ТЕЛ"-дип язылган."Футболка -кепкаларыгызны кияегез дә, сәхнә янына бара торыгыз!"- дигән команда бирелде безгә. Бөтенесе яшел футболкаларыннан, ак кепкаларынан әйтерсең лә НЛО мени. Шуннан галәмәт булды инде. Беренче көнне үк яңыр яуды. Суытты. Төнен дә йокларга суык булды, ләкин мин туңмадым. Бөтен җылы әйберләремне кидем дә йоклап киттем. Бер көнгә генә сузылса түзеп булыр иде дә... Юк шул атна буе явырга кирәк! "ӘЙДӘ, ПОЧМАК, БИР СОРАВЫҢНЫ!" Киләсе көннәргә иртән без зарядкалар эшли башладык. Бар булган малайлар чаба торган булдылар. Аннан иртәнге аш ашадык. Ак мәчеткә дә кереп чыктык.Ашауга килгәндә, әйбәт ашаттылар, ләкин аның да минуслары булды.: 1)Кергәндә чират көтәргә туры килде. 2) Кашыклар, ашарга җитмәде. 3) Өстәлгә карап уртага утырсаң, бер "почмак" чыкмыйча, чыга алмыйсың син! Үзем ашханәдә кизү торып карагач, бу проблемаларны оныттым. Аннан безнең әйдәманнарыбыз безгә мастер-класслар күрсәтте.Ә минем мастер - классны алып баручы Чулпан апа иде. Әйе шул "Алтын Каләм" дә гран-при алучы! Ләкин алар гына түгел, башка кешеләр дә безгә мастер-класслар күрсәтте, лекцияләр укыды. Ләкин бар килгән кешегә эләкмәдек без. Чөнки без 500дән артык бала, җиде алан(Һади Такташ, Сара Садыйкова,Шиһабетдин Мәрҗәни, Рудольф Нуриев,Галиәсгар Камал, Бакый Урманче, Муса Җәлил), 28 төркем. Аланнар арасында аерым кешеләр күрсәтте. Менә мин Һади Такташта идем, безгә Рабит абый Батулла килде. Мин аңа бик күп сораулар бирдем почмактан. Кулымны күтәргән саен "Әйдә ,почмак ,бир соравыңны!"-дия торды. Эх...Рабит абый тәки белмәде бит исемемне, мин аның өчен "почмак" булып калдым инде менә. Ләкин бу "почмак"ка Рабит абый китап бирде! Тагын бер мастер-клас истән чыкмый. Аны фотограф алып барды. Беләсезме, зәңгәр-җирән төс, кызыл-яшел, бишни-сары төсләр бер берсенә туры килә икән. Күбрәк шул төсләр туры килгән киемнәр киегез. Һәм тагын кызлар басып торганда, кулларын нинди генә фасумнарга китермиләр. Аларның кулында берәр әйбер әбизәтельнә булырга тиеш. Туган Телгә "Ялкын" абый- апалары да килде. Ләкин мин алар белән очраша алмадым шул... АКЧАҢНЫ БИР ДӘ, РӘХИМ ИТ! Шуннан безнең анда көн дә футбол, волейбол, шахмат уйнаттылар(теләк белән), биергә өйрәттеләр. Берничә көннән аларның турнирлары булды. Ләкин ни кызганыч, шахматның гына булмады. Безнең бию шул "Тунак-тунак" һәм "Болгар Туган Тел" гимнына булды. Без ул биюләрне дискотекада, кунаклар килгәч бии торган идек. Кичләрен инде без "Ракушка"га барып, төрле концертлар, интелектуаль уеннар, ШТК карадык. Мин монда фотоаппаратсыз килмим дә инде. Кулымда фотоаппарат булгач, Алсу апа: "Бар чык, курыкма төшер"-диде. Мин чыктым да төшерә башладым. Әй , җитәр утырып торыйм дисәм...Алсу апа минем урыныма утырган. Миңа ШТКыны басып карарга туры килде. Бары соңыннан гына утырдым. Иртәгә кайтам дигән көнне, безнең аланны Болгар буенча эскурсиягә алып бардылар. Болгар җирләре бит хәзер бөтендөнья ЮНЕСКО га кертелгән. Анда кадәр баруы миңа бик ошап бетмәде, чөнки без бик күп. Ничә икәнне кем белә инде, автобуслары да безнең өчен булмады. Кысылып- кысылып утырып, басып барырга - кайтырга туры килде. Ә экскурсиядә гид бик кызык сөйләде. Барысы да аны тыңлады. Урамнардан барганда археологлар казыйлар иде. Бер музейга барганда , кечкенә күренә дип уйлаган идем ,җир астына кадәр төшә торган икән ул. Анда нәрсә генә юк инде. Археологлар тапкан бар әйберне шунда саклыйлар икән. Әле анда миңа акча түләргә туры килде. Беләсезме нәрсәгә? Юк белмисез, шунда фотога төшерер өчен.Бер миндә генә зур фотоаппарат, төшерәсең килсә акчаңны түлә дә, рәхим ит дигән шикеллерәк булды бу. Ә бер музейда дөньядагы иң зур" Коръән" китабын күрдем. Аның тышы алтын, төрле матур ташлар белән бизәгәннәр, китабны аерым пыялада саклыйлар, ә өстән тонналы люстра яктыртып тора. Соңгы көнне язып та тормасам була инде... Ул көн миңа бер дә ошамады. Беренчедән суык тидердем, икенчедән, яңгыр явып тора иде, өченчедән, ияләшеп беткәч, кайтасым да килмәде. Вакыт шундый нәрсә инде, түзә-түзә дә шартлый бугай ул. Менә әле генә җәйнең беренче көне генә иде, ә хәзер Болгардан китергә туры килә. Ләкин мин үз "связьләремне" онытмадым! "Вконтакте"да "ҺаДи ТаКтАш" дигән әңгәмәдә аралашып ятабыз. P. S. Мин әйдәманнарның күршесендә генә тордым. Һәм барысы да палатамны бутадылар. Хаттә "Алсу апа, Туган Көнегез белән"- дигәнгә дә ачуым килде! Ю-юк котлаганга түгел, йокымнан бүлдергәнгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев