Әтнә таңы

Рафиянең орхидеяләре

Карагыз әле бу матурлыкка! Кеше кулы, фантазиясе ниләр генә эшләми. Күәм авылында яшәүче Рафия Гатауллина ясаган чәчәкләр бу. Беренче карашка тересеннән бик аерылмый да. Ничә көн карыйм, ничә көн сокланам. Ә Рафия үзе тыйнак. Уңайсызлана да әле. "4 ай гына ясый башлаганыма, бисердан ясыйм. Төрләндереп карыйм. Ясыйм, ясаган саен үзгәртәм,...

Реклама

Карагыз әле бу матурлыкка! Кеше кулы, фантазиясе ниләр генә эшләми.

Күәм авылында яшәүче Рафия Гатауллина ясаган чәчәкләр бу. Беренче карашка тересеннән бик аерылмый да. Ничә көн карыйм, ничә көн сокланам. Ә Рафия үзе тыйнак.

Уңайсызлана да әле. "4 ай гына ясый башлаганыма, бисердан ясыйм. Төрләндереп карыйм. Ясыйм, ясаган саен үзгәртәм, җаныма серле бер рәхәтлек алам. Тәрәз төбендә үсә тересе дә. Ә мин бисердан җыям...", - ди Түбән Шашы авылы кызы. Күәм авылында тормышта ул. Балалар бакчасында эшли. Әле нәниләре белән ялда.

Мин һаман кызыксынам, ничек өйрәнеп була янәсе, вак эш бит...

-Хәзер интернет барына да өйрәтә, вакыт кына җитсен...- дип елмая ул.

Сатып алырга теләүчеләр дә бардыр бу матурлыкны, дип тинтерәтәм.

- Әйе, сорыйлар, сораганнарга эшләп бирәм...- ди Күәм килене.

Карагыз әле тагын бер! Сокланырлык бит... Сөбханалла, Рафия, кулларыңнан куан.

Сүрия Мингатина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: