Әтнә таңы

Рәхәт заман килде

Кайтып киләм әле балачакка, уйларымда гына булса да.

Реклама

Үзенең суыклары, кар-бураннары белән кыш ае да узып бара. Февральнең санаулы көннәре генә калды. Шундый матур көннәрнең берсендә мин дә ике оныгымны тау шуарга алып бардым. Тау тулы балалар, кайсы чана белән шуа, кайсы "коньки" белән, кайсы "ледянка" белән, нинди генә төрләре юк. Балалар күңелле итеп, көлешә-көлешә шуалар, тамак тук, өс-баш яхшы. Ә мин, бер кырыйда басып, аларны күзәтәм. Уйлар дулкыны бөтереп алып, мине дә еракларда калган бала чагыма алып китте. Еллар узып, чәчләргә чал керсә дә, ул вакытлар һич кенә дә истән чыкмый. Без дә ашыгып мәктәптән кайтып керер идек тә, ашап-эчкәч тау шуарга барыр идек. Ул вакытта да чаналар бик матур, әти Кенәрдән, базардан безгә бик матур итеп буялган, ян-якларына кош сурәтләре төшкән терәкле агач чана алып кайтты. Бөтен балада да шул кулдан ясалган аллы-гөлле рәсемнәр төшкән бик матур чана була торган иде. Үзебезнең авыл уртасында "Сафа тавы" дип йөртелгән тауга бара идек. Рәхәт тә иде соң аннан шуулар. Ул вакытта кышлар бик суык. Безнең кул-аякларыбыз туңып, тоймас дәрәҗәгә җитә иде, бишмәт җиңнәре шакырдап ката, киез итекләр чаңгы булып килә, ә кайту юк. Ул вакытта балалар бик күп, безнең урамнан гына 15әр бала була, шул хәтле күңелле, өйгә кайтасы да килми, хәзерге кебек телевизор юк, компьютер юк. Шулай да караңгы төшә башлагач таралышабыз. Өйгә кайтып кергәч, 1 стакан сөткә 1 сынык ипине турап ашап җибәрәсең, синең йогыртларыңны сугып сала. Әни мичкә ягып җибәрә, ә анда әллә нигә бер генә эләгә торган коймак пешә, борыннарны кытыклап өйгә тәмле ис тарала. Бер-берсенә ябышып, җәелеп пешкән коймаклар авыздан сулар китерә. Коймак белән тәмләп чәй эчкәч, дәресләрне өстән-өстән генә карап чыгабыз да, ул вакытта мич башында сүндәрә була иде, шунда тезелешеп йокларга ятабыз. Ә әни безнең киез итекләрне, бияләйләрне, мичне томалап утын ыргыта да, шуның өстенә барысын да кибәргә куя. Мич эче тын-тулы була. Шул вакытларга һичьюгы бер генә минутка булса да әйләнеп кайтыр идем. "Әби" дип дәшкән сүзләр бүгенгегә кайтара. Оныкларым да туңганнар, кайтасылары килә. Бергәләп кайтыр юлга кузгалдык. Ә өйдә балаларны өстәл тулы тәмле-тәмле ризыклар, җылы өс-баш, йомшак урын-җир көтә иде. Үткәнем сагындырса да, бүгенге балаларның шат йөзләренә карап куанам, Аллага шөкер, хәзерге балаларга бик рәхәт заман килде, дип сөенәм.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: