Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Раил ун кешегә каршы!..

Олы Әтнәнең "Туган ягым" паркыннан кеше өзелми. Ял көннәрендә бигрәк тә.

Чөнки төрле файдалы  чаралар үткәрелә. Шимбә көнне кичке якта парк бу юлы шахматчыларны үзенә дәште. 

Дөресрәге, шахматчыларның тренеры, спорт мастеры Раил Шакиров мастер-класс күрсәтеп, 10 шахматчы  белән берьюлы уйнады. Уен ике сәгатьтән  артык дәвам итте. Бер генә шахматчы да  Раил Шакировны ота алмады. 

Район спорт мәктәбе белән Яшьләр эше, спорт, туризм бүлеге оештырган бу чараның  файдасын шахматчылар үзләре генә белә. Чөнки аларның һәркайсы тренердан дәрес алып утыра алмый. Ә монда саф һавада, бердән, уйнау мөмкинлеге булды, икенчедән, тренерның кыйммәтле киңәшләре һәркайсына кирәкле. 

Тренер үзе дә уңай фикердә. "Куанам, һәркайсында үсеш бар, бүген без кара-каршы уйнасак, ярышларга без бер команда булып катнашабыз. Көчле команда, дип әйтергә кирәк, - ди  спорт мастеры. 

Рамил Шәйхиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев