Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район сулышы

Сәләтле, уңган, булган, һәр яңалыкны отып алырга сәләтле балаларыбыз бар,

Аллага шөкер. "Йолдызчык" җиңүчеләре дә алар. Телевидение экраннарыннан да төшмиләр. Чират - "Күчтәнәч"тә. Әле күптән түгел генә күрсәтсәләр дә, тагын сөенче алырга җыенабыз. "4, 6, 10 июнь көннәрне дә зәңгәр экраннарыгыз каршына ашыгыгыз. Безнең Әтнә районы балаларын күрсәтәчәкләр", - дип хәбәр итте укучылар йортының әйдәп баручы белгече Райлә Фәхретдинова.

БВГДейка" бәйгесенең район туры нәтиҗәләре билгеле булды. 3 сыйныф­лар арасында Олы Әтнә мәктәбеннән Инсаф Бадиков зур өстенлек белән I урын алды. Ул 5 фәннең өчесендә беренчелекне яулады. Бәйгедә II урынга Күәм мәктәбеннән Булат Хафизов ия булды. Сүз уңаеннан, бу ике егет - дуслар, I сыйныфта Каенсар башлангыч мәктәбендә укыдылар. III урында Олы Мәңгәрдән Алинә Гайнетдинова. IV сыйныфлар арасында узган бәйгедә Олы Әтнә мәктәбеннән Хәлимә Гыйззәтуллинада белем алучыларга җитүче булмады. Укучыларның гомуми баллары да бер чама. Гүзәл Яруллина, Алинә Хәбибрахманова, Алмаз Хөснетдинов һәм Нигина Сафина I-III урыннар яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев