Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Расланыр әле...

Тормыш бер көйгә барганда, Ислам һәм намаз турында уйланмыйбыз. Авырлыкка тарысак, җиңеллек эзләп, барып төртелмәгән почмак калмый.

Багучыга да барабыз, кулланмаган дару да калмый, ахыр чиктә тынычлыкны дин юлына баскач табабыз. Тик шунысы бәхәссез: Исламга авырлыкка тарыгач түгел, рәхәт тормышта яшәгәндә килсәк, бу иң дөрес һәм саваплы гамәл санала. Ни кызганыч, динебезгә тормыш итү кыенлашкач, аны җиңеләйтү чарасы гына итеп караучылар гаять күп шул.

Һәр илнең Конституциясе бар. Ә мөселманның Конституциясе - изге Коръәни-кәрим. Монда мең ярым ел элек язылганнар галимнәр тарафыннан раслана тора. Әйтик, Жак Кусто диңгез төбендә тозлы һәм төче сулы агымнарның янәшә агуын, әмма кушылмауларын күреп шакката. Бу хакта Коръәни-кәримдә язылганлыкны белгәч, Ислам динен кабул итә. Үсемлекләрнең дә парлы, ягъни, ата һәм ана җенесле булуларын галимнәр әле бер гасыр элек кенә расладылар. Коръәндә бу хакта да язылган. (Локман, 10 һәм Та-Һә, 53). Хәер, ераккарак китеп, космос барлыкка килгән чорга күз салыйк. Изге китапта һәм Пәйгамбәребез хәдисләрендә бу хакта да язылган. Фән галимнәре аларны да раслыйлар. Изге Коръән китабы үзе үк могъҗиза. Аллаһы Тәгалә әйтте: "Без аларга бу галәмдә һәм үзләрендә дәлилләр күрсәтербез, хәтта бу Коръән аларга хак икәне ачыкланганчы..." (Фүссыйләт, 53) Дөрес, кайбер аять-сүрәләрне әле һаман әкияткә санаучылар бар. Еллар узгач, аларның да әкият түгеллеге ачыкланачак әлбәттә. Әкият санаучы бәндә караңгылыкка чуммасын иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев