Әтнә таңы

РӘХӘТ АВЫЛ

"Авылда яшәве җиңел.Авыл кешесенә итне, сөтне, бәрәңгене, яшелчәне сатып аласы юк. Ул табигать кочагында, аның гүзәллеген тоеп, саф һава сулап рәхәтләнеп яши".

Мондый сүзләрне шә­һәр кешеләре авызыннан еш ишетергә туры килә.Ләкин аларның берсенең дә, шәһәрне ташлап, бу рәхәтлеккә кайтып яшисе килми. Әйдәгез, авыл тормышына күз салыйк әле. Элегрәк коммунистик идеология, киләчәктә авыл белән шәһәр арасында аерма бетәчәк, авыл кешесе шәһәр кешесенеке кебек үк шартларда яшәячәк, дип тукып килде. Дөрес, цивилизация дигән нәрсә авылга да үтеп керде. Авыллар газлашты. Йортларда заманча телевизорлар, компьютерлар һ.б. техника. Һәр хуҗалыкта диярлек җиңел машиналар пәйда булды. Өйләргә ванналар, заманча душлар, җылы бәдрәфләр урнаштыру модага кереп бара. Өйдән 4-5 м. ераклыкта урнашкан авыл мунчасының да дәрәҗәсе төшеп бара шикелле. Болары бик яхшы билгеле.

Ә менә авылның картая, аның бетүгә баруы, бер ел эчендә авылда 20 кешенең бакый дөньяга күчеп, 2 генә баланың тууы күңелгә шом сала. Төннәрен, йоклый алмый уйланып ятканда, урамның бер башыннан кереп икенче башына барып чыгасың. И Ходаем, йортларның күбесендә олы яшьтәге кешеләр икән, алар да китеп барса, буш йортлар тагын да күбәячәк бит дигән куркыныч уйлар күңелгә килә. Аларның балаларының, нигезне саклап, шәһәрдән авылга кайтулары икеле бит.

Авылда төпләнеп калучы яшьләр бармак белән генә санарлык. Юньле эш булмагач, яшьләр шәһәргә барып-килеп, юк-бар хезмәт хакына эшләп йөрергә мәҗбүрләр. Ярый әле, безнең колхоз аягында нык басып тора, халыкның бер өлешен эш белән тәэмин итеп, вакытында хезмәт хакын түләп бара. Ә бит күп авылда ул да юк. Инвестор килгән авыллар да бик мантымады. Акча урынына сыйфаты шикле булган продуктлар белән түләү очраклары бихисап бит. Минем бер танышым инвестор килгән авылда тракторчы булып эшли иде. Аның сөйләгәне хәтердә калган: "Хезмәт хакына дип фәлән кило казылык бирделәр. Кайт­кач пакетны ачсам, казылык яшелләнеп бозыла башлаган. Идарәгә алып барып, ризасызлык белдереп, казылыкны күрсәткән идем, икенче көнне үк эштән кудылар".Эзлә син безнең илдә дөреслекне!

Авылда кешенең төп яшәү чыганагы булып аның шәхси хуҗалыгы тора. Аның ашказаны бәрәңге ашарга кү­нек­кән, ул бәрәңгесез то­ра алмый. Иртә язда ул орлык бәрәңгесен идән астыннан, баздан чыгара, аны яровойлаштыра.Зур акча түләп җирен сукалата, бәрәңге утырта. Чүп үләннәре күренә башлау белән, атлы кеше яллап, аны тырмалата.Мүкәли-мүкәли бер-ике мәртәбә чүбен утый, ат яллап төбенә өйдерә,..Шуннан соң "америкалылар" белән чын сугыш башлана. Кыйммәт бәягә алып кайткан агуларны колорадо коңгызлары бар дип тә белми. 2-3 мәртәбә агуларга туры килә. Чөнки чын агу белән бер генә тапкыр эшкәртү, агу индустриясенә файда бирмәс иде. Агулы бәрәңгене алу, аны урнаштыру, саклау өчен киткән чыгымнарны да кушсаң-бәрәңге авыл кешесенә алтын бәясенә төшә. Аны юкка гына "җир астында алтын казык" димәгәннәрдер.

Реклама

Шушы бәрәңгене сатып бераз акча эшләү мөмкинлеге юк авыл кешесенең. Элекке еллардагы шикелле машиналар белән шәһәрдән килеп бәрәңге җыйнау бетте. Шәхси хуҗалыклар бәрәңгене терлеккә аша­тырга, яки бәрәңге җиренә печән чәчәргә мәҗбүр.

Кешегә кешечә тормыш алып бару, балаларын укыту өчен хайван асрау мөмкинлеге бар иде. Сөт бәясенең түбән булуы, сыер асрау өчен киткән чыгымнарның зур булуы авыл кешесен сыердан ваз кичәргә мәҗбүр итә.Шуңа күрә соңгы елларда шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны кискен кимеде. Рәсәйнең Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына керүе нәтиҗәсендә ит бәясе төште. Экологик чиста итен авыл кешесе кая куярга белми аптырый.

Авыл табигате дә үзгәрде. Чишмәләр саны кими, инешләр, елгалар саега, аларда балыклар бетеп бара. Чабылмый яткан үзәннәр, коры елгалар кыргыйлана. Элекке чәчәкле болыннарны колхозның бихисап көтүләре түмгәкле, сазлыклы мәйданнарга әйләндереп бетерделәр...Авыл кешесенең күзенә табигать гүзәллеге бик күренми дә. Ул эш кешесе. Зифа каеннар аңа утын, төз наратлар буралык материал, чәчәкле болыннар печән булып күренә. Авылга кунакка кайткан шәһәр кешесе генә табигать матурлыгын күрә аладыр. Аңа азык-төлек җитештереп чиләнәсе юк. Аның өчен азык-төлек белән кибет киштәләре, базарлар тулы. Авыл халкы, югарыдан килгән әмергә буйсынып, үзенә дә җитмәгән продукциясен, арзан бәягә, шәһәр ярминкәләрендә сатарга мәҗбүр. Шәһәр кешесе моны табигый хәл дип кабул итә, чыраена ризасызлык билгесе чыгарып, бу продукцияне тикшерә, сайлый. Менә кайда ул авыл белән шәһәр арасындагы "тигезлек".

Мин, "Авылда яшәве җиңел, рәхәт", диюче шә­һәр кешеләренә авыл­га кайтып, арзанлы ит, сөт, яшелчә, бәрәңге җитештереп, гүзәл табигать кочагында саф һава сулап яшәсеннәр иде дигән теләктә калам. Бәлки авылның юкка чыгу куркынычы бераз кимер иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: