Әтнә таңы

РӘХМӘТ СЕЗГӘ, ДОКТОР!

Замананың, хәтта үзенең кырыслыгын, таләпчәнлеген онытып, юбилей көннәрендә, бөтен рәсмилекләрне читкә куеп, гади бер табибның гади бер пациенты буларак, хатирәләр дәрьясына чумдым. Азат Харис улы Гариповны һәркем шулай искә аладыр.

...Үтереп эчем авырта, төн уртасы. Авыл фельд­шеры ничәнче тапкыр инде "Сукыр эчәге бу, операция кирәк", дип, Әтнә больницасына барырга куша. Ә минем барасым килми, чөнки берничә тапкыр алып бардылар, ак халатлы докторны (әби шулай ди) күрүгә, әллә куркудан, әллә берәр төрле өстен көч бар, авырту бетә дә куя. Бу юлы да шулай була, дим, тик мине тыңлаучы юк. Бардык, канны тикшерделәр, операция ясамый булмый", дип, хирургия бүлегенең 1 палатасына кертеп салдылар. Терелтә торган док­торны көтәм, ул керәчәк тә авырту бетәчәк, тик юкка, авырту көчәя генә, доктор мине сөйләштерә, ара-тирә күңел күтәрә торган сүз әйтә, операция турында ләм-мим, ә мин, чүп өстенә чүмәлә, корык-корык йөткерәм. Әти­нең сеңелесе кухня­да повар булып эшләгән чак, хәлне белергә әллә ни­чә керә, эче поша, тик ят­кырганга табибка үпкәлисе дә килә. Бер керүендә түземлеге бетеп: "Икенче берәү булса, күптән операция ясар идегез, - дип әйтеп өлгерә. "Уйламыйча пычак астына кертергә терлек түгел бит ул, ничек йөткергәнен күрмисезмени, соңыннан бер җөй дә тормаячак", - дип, докторның сабыр гына аңлатканын соңыннан беләм. Табиб көнгә түгел, төнгә әллә ничә кереп хәлемне белә (әллә бөтенләй дә өенә кайтмый инде), ниндидер укол кадаттыра, һәм үтереп эчәсем килә, тик эчәргә бирмиләр. Миңа күп булса 13 яшьләр тирәсе. Чираттагы төн уртасы җитә, тагын чабыш, кемнедер китергәннәр, "операция ясыйсылар", дип сөйләшәләр. Таныш тавыш ишетеп, эчем жу итә, табиб белән әйткәләшкән апа, эче авырта. Сүзгә килгәч курка, икенче хирург ясасын, ди. Аны­сы­ның кәбестә тураганда бармагы киселгән, кәкрегә бөкре килмиме соң?! Апаны операциягә алып кереп китәләр. 3 сәгатьләп вакыт уза, чыкмыйлар, күпме үткәндер, мин яткан палатага, миңа каршы апаны алып чыгып салдылар. Ни өчен чабышканнарын аңлап бетермәдем, тик докторның апа янә­шәсендә, кулын тотып, пульсын санап сәгатьләр үткәргәнен, кулының калтырап-калтырап китүен мәңге онытасым юк. Икебезгә дә йокы керми, апаның наркоздан айныганын көтәбез. Төн шулай үтеп китте, көне дә... Аякка баскач, апаның күз яшьләре белән рәхмәт әйтүе дә хәтергә уелып калды. Аннан соң да күп тапкырлар очраштык, күп мәртәбәләр мөрәҗәгать итәргә туры килде. Курку белән хөрмәт, шуңа өстәп әлеге докторны үз итү калды.

Еллар үтте, мин - журналист, Азат Харис улы - баш табиб, ә Әтнәнең иске дәвалау йорты рай­он үзәк больницасына әй­ләнде. "Икенче РКБ" исемен йөртүче бу бинадагы тәртипнең, эш оештыру дәрәҗәсенең юга­ры булуы турында күп язылды, Сәламәтлек сак­лау министрлыгы бел­гечләренең дә югары фикердә булуларын бер генә тыңлап, бер генә язмадым, халык белән ни дәрәҗәдә аңлашып эшләүләренә дә үзем шаһит. Килеп туган һәр ситуациядән чыгу юлы бергә табылды, бервакытта да "башны комга тыкмадылар". Коллектив эчендә төрлесе булгандыр, тик берәүнең дә баш табиб турында начар сүз әйткәнен ишет­мә­дем, опе­рация шәфкать тута­шы булып эшләгән Луи­за Фатыйх кызы Вә­лидованың "18 ел Азат Харис улы Гарипов белән эшләү бәхете насыйп булды, анда Ходай биргән сәләт бар, русларда андый белгечне "Хирург от бога" дип йөртәләр. Андагы пөхтәлек, җиренә җиткереп эшли белү бик сирәк хирургларда бар. Бер операция ясаганда авыруның бөтен эчке органнарын тикшереп чыга, кирәк булса вакытын да көчен дә кызганмады, үтә нечкә җирләргә дә, курыкмыйча алынып, операцияне уңышлы ясады, аның кебек җөй салучыларны башка күрмәдем", - дигәне истә. Һәрнәрсә башкалар күзендә генә үз бәясен ала; хәер, укытучысы нинди укучысы да шундый. Яшьлек күп белсә дә, тәҗрибәсез. Әнә шул җитенкерәмәгән практик белемне, тумыш­тан хирург булырга сәләте булганын күреп, ме­дицина университетының ка­федра мөдире, Казан шәһәре онкология диспансерының "алтын куллы" хирургы Фоат Шәйхетдин улы Әхмәтҗанов үзе өйрәтә. Әтнәдә эшләү дәверендә остазы булган Сәлим Нуретдин улы Измайловка да рәхмәтле ул. Баш табибның коллективтагы һәр белгече өчен ничек җан атканы да күз алдыбызда...

Ир бәхете - мәхәббәттә, диләр. Хатыны Нурания ханымның туган көне, ничә яшедер, хәтер­ләмим, Азат Харис улы га­зе­тага котлау бирергә кер­де, "Мин язу эшенә бик оста түгел, әйтәсе фикеремне әйтеп тә бетерә алмадым бугай, карап алыйк әле, - ди. - Нурания - минем өчен бөтенесе дә, таяныч та, терәк тә, ул исән-сау булганда минем күңелем тыныч, өйгә ашкынып кай­там, бар да тәртиптә буласын беләм, кешедә кимчелек тә булырга тиеш­тер, тик мин аны күрмим, ул әле тормыш иптәшем, балаларымның әнисе ге­нә дә түгел, ул - минем авыру әниемне, авыру апаларымны багучы да... әйтеп бетерә алганмынмы?.." Нәкъ тә шундый җылы сүзләрне Нурания ханымнан да ишеткәнем бар - кайсыгыз тормыш иптәшен шулай олылый белә?! Язмыш мине хирург Ирек Азат улы белән дә операция өстәлендә очраштырды. Сабырлы­гы, осталыгы, әтисе кебек нечкә күңеле әсир итте!

Реклама

Ата-баба йоласын хөр­мәт итеп, аны үтәп яшәгән нигездә бүген Азат Харис улы гына түгел, икенче улы, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Альберт Азат улы да хуҗа. Әти-әнисенең бәхетле картлыгы да аның гаиләсе кулында.

Яшәү законы ата-анадан алган тәрбияне үз балаңа кайтарып бирүне таләп итә. Тик әти-әниең синең ярдәмеңә мохтаҗ булса нишләргә? Нәкъ менә Азат Харис улыннан үрнәк алырга! Язмыш аерганнан соң да, әтисе белән араны өзми аралашып, балаларыңа "Дәү әти", дип әйттертеп, әнисе Зәкия апаның соңгы үтенечен үтәп, әтисен алып кайтып; дәвалап, тәрбия кылып, соңгы юлга озатып, һәр ел саен Кенәргә каберен зыярәт кылырга барып, һәр икесен оныт­мыйча олылап яшәргә! Алай гына да түгел, гаи­ләңне яратып, оныклардагы үз чалымнарыңа сөенеп, нәсел ыруыңны да аның кебек барлап, туганнарыңны ярдәмеңнән ташламый яши алу бәхете дә бик сирәкләр өлешенә насыйп, моның өчен кабызган учагыңның да, йөрәгеңнең дә зур булуы шарт.

Адәм балаларын языл­ган законнар түгел, ә язылмаган законнар кеше итеп тота. 1975 елда КДМИның дәвалау факультетын тәмамлаган, Әтнә участок больницасында хирург булып эшләгән, 1989 елдан башлап аны, ә 1991 елдан район үзәк больницасын җитәкләгән, "ТРның атказанган табибы" Азат Харис улы Гариповның нәкъ менә шундый шәхес икәнен беләм һәм ихтирам итәм. Халык та хөрмәт итә, ә халык бәясе - табиб өчен иң олы бүләк! 60 яшь тулган көнегездә нәкъ менә шул халыкның бер вәкиле буларак, ихластан котлап, "Рәхмәт Сезгә, доктор! Сәламәт булыгыз!" дип дәшәсе килә. Юбилеегыз котлы булсын, алда яуланмаган үрләр каршы алсын! Бәхетле картлык көтсен, Ходай Сезне тигезлектән, якыннары­гыздан аермасын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: доктор
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: