Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район мәктәпләреннән өч остаз яшь педагогларга ярдәм итә

Районның яшь педагоглар белән эшләүче остазлары бу проектны тәмамлап яталар. Күәм урта мәктәбеннән Нурания Хәкимҗанова һәм Сания Батршина, Олы Әтнә урта мәктәбеннән Гөлнур Мөхәрләмова "Наставничество" программасы буенча 10 яшь укытучыга ярдәм иттеләр. Монда Әтнә генә түгел, Арчаның яшь укытучылары да бар. Сүз уңаеннан, Арчадан бу конкурста 1 укытучы гына откан....

Районның яшь педагоглар белән эшләүче остазлары бу проектны тәмамлап яталар.

Күәм урта мәктәбеннән Нурания Хәкимҗанова һәм Сания Батршина, Олы Әтнә урта мәктәбеннән Гөлнур Мөхәрләмова "Наставничество" программасы буенча 10 яшь укытучыга ярдәм иттеләр. Монда Әтнә генә түгел, Арчаның яшь укытучылары да бар. Сүз уңаеннан, Арчадан бу конкурста 1 укытучы гына откан.

-Таләпләре бик катгый иде. Монда соңгы елларда районда "Ел укытучысы" булып танылудан тыш, укучыларыңның олимпиадада уңышка ирешүе дә исәпкә алына, - диделәр.

Февраль аенда узган конкурста шушы җитди таләпләрне уңышлы үтеп, районнан 3 укытучы җиңүче дип танылган. 4 айга сузылган проектны махсус план нигезендә яшь педагогларны эш барышы белән таныштырудан башлаганнар. Үзара әңгәмә дә уздырганнар. Шәкертләренең 3әр дәресен караганнар, үзләре дә дәрес биреп күрсәткәннәр. Декабрь аенда соңгы тапкыр очрашып, шул нигездә отчет язганнар.

- Кыскасы, яшь педагогка методик ярдәм бу... Шул ук вакытта үзеңә дә. Аларга ярдәм эзләп, үзең өчен дә отышлы киңәшләр һәм алымнарга тап буласың, - диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев