Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район оешканнан бирле бригадир

Күлле Киме авылында Фәрит Рәфыйк улы Сабировны һәркем белә. Шулай булмый ни, әле СССР заманыннан бирле Арча районының "Алга" колхозында бригадир булып эшләде ул. Алай гына түгел, гараж мөдире вазифаларын да башкара. - Иң авыры - язгы чәчү һәм көзге урып-җыю чорлары. Хәер, алай дию дөрес тә булмас, күңелле мәшәкатьләр...

Күлле Киме авылында Фәрит Рәфыйк улы Сабировны һәркем белә.


Шулай булмый ни, әле СССР заманыннан бирле Арча районының "Алга" колхозында бригадир булып эшләде ул. Алай гына түгел, гараж мөдире вазифаларын да башкара.

- Иң авыры - язгы чәчү һәм көзге урып-җыю чорлары. Хәер, алай дию дөрес тә булмас, күңелле мәшәкатьләр чоры ул, - ди үзе.

Бу вакытларда "Дусым" хуҗалыгының басу-кырларына ничә тапкыр барсаң да, аны очратмыйча калмыйсың. Кояш ашаган, тузанга баткан канәгать битен сыпырып, каршыга ул килеп чыга. Колхозчылар да хөрмәт белән телгә алалар үзен.

Тормыш хәле дә күпләр көнләшерлек. Җәмәгате Рузия Сәхибулла кызы белән Фәнил исемле егет тәрбияләп үстерәләр. Район Эчке эшләр бүлегенең участок инспекторы булып эшләүче Фәнил Сабировны авылда гына түгел, бөтен районда беләләрдер.

Булганына канәгать, гел яңалыкка омтыла Фәрит Рәфыйк улы, хуҗалык җитәкчеләре дә аны бары уңай яктан гына телгә алалар. Ә инде авыл халкы, хуҗалыкта эшләүчеләрнең дә аны ихлас хөрмәт итеп сөйләвен искә алмасам, мәкаләм тулы булмас. "Һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер. Тырыш, ярдәмчел ул", - диләр.

Күлле Кимедә уздырылган һәр чараны оештыручыларның берсе дә ул. Аның белән хуҗалыкның "Кышкы Сабантуенда" очраштык. Һәрвакыттагыча җитди, уйчан...

Күлле Кимедән: "Фәрит Рәфыйк улының киләчәк көннәре дә гел уң булсын, хезмәттәшләре белән аңлашып яшәргә язсын", дигән уй белән киттем. Аның белән тиздән - язгы чәчү чорында, һичшиксез, басуда очрашабыз әле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев