Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район тарихында – беренче тапкыр

Татарстан Республикасы чемпионатында чыгыш ясаган кечкенә шахматчыларыбыз - Азалия Мифтахова, Самат Шәрәфиев, Алмаз Бадиков, Камил Кәримов һәм Азалия Әхмәтова зур уңышка ирешеп кайттылар. Исегезгә төшерәбез, беренчелек 11, 13, 15, 17, 19 яшькә кадәр төркемләп, кызлар һәм егетләр арасында узды. Әлеге 10 төркемнең 5сендә безнекеләр чыгыш ясады. Сүз дә юк, Казан...

Татарстан Республикасы чемпионатында чыгыш ясаган кечкенә шахматчыларыбыз - Азалия Мифтахова, Самат Шәрәфиев, Алмаз Бадиков, Камил Кәримов һәм Азалия Әхмәтова зур уңышка ирешеп кайттылар.

Исегезгә төшерәбез, беренчелек 11, 13, 15, 17, 19 яшькә кадәр төркемләп, кызлар һәм егетләр арасында узды. Әлеге 10 төркемнең 5сендә безнекеләр чыгыш ясады. Сүз дә юк, Казан шахматчылары көчле уйныйлар. Тик, безнең шахматчыларның тренеры Раил Шакиров сүзләренә караганда, Яр Чаллыныкылар тагын да яхшырак уйный. Әйтүләренчә, соңгы елларда шәһәрдә "шахматный бум" бара. Түбән Кама, Яшел Үзәндә дә алга китеш бар. Менә шулар арасында да югалып калмый безнекеләр. Тренер сүзләренә караганда, талантлы шахматчылардан торган яшь буын үсеп килә. Киләчәктә аларны зуррак төркемнәргә кертергә кирәк дип саный остаз. Дөрестән дә, бу алым үзен тулысынча аклый. Нәтиҗәләргә күз салыйк. Азалия Мифтахова 11 яшькә кадәрге төркемдә уйнап, авыл районнары арасында I урын яулады. Монысы гаҗәп түгел, гомуми исәптә 6 урын алуы сокландыра. Чөнки бу Россия Федерациясе беренчелегенә юллама дигән сүз. Биредә беренче алты урын алучылар ил чемпионатында катнашу хокукына ия була. "Әтнә тарихында беренче тапкыр шундый зур уңышка ирештек", - дип куана тренер.
Район җитәкчелеге шахматка гел уңай карашта. Хакимият ярдәме белән нәни шахматчыбыз Россия беренчелегендә дә катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайтыр дип өметләник, - ди ул. Шунда ук:
- Районыбыз авыл хуҗалыгы өлкәсендә гел алда. Интеллектуаль яктан да алда булуыбызны тагын бер кат раслыйсым килә, - дип өсти.
Тагын бер кечкенә "йолдызчыгыбыз" - Самат Шәрәфиев, бик көчле көндәшлек булуга карамастан, авыл районнары арасында II урын алды. Биредә шахматчыларыбызның урыннары 5 яшь төркемен дә исәпкә алып билгеләнде. Башка шахматчыларыбыз да яхшы уйнадылар. Тагын да яхшыракка өметләр зурдан: чөнки киләсе елда да шушы ук төркемдә чыгыш ясый алалар. Ә көчле, зуррак яшьтәге көндәшләр башка төркемгә күчәчәкләр.
- Шахматта өч "Т" бик мөһим. Тырышлык, Талант, Тренер булса, яхшы чыгыш ясап була, - дип елмая тренер.
Киләчәк планнары зурдан. 27 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр Самара өлкәсендә авыл районнарының Россия беренчелеге уза. 2001 елгы һәм яшьрәк шахматчылар арасындагы команда һәм шәхси чемпионат бу. Алда әйтеп узган Азалия Мифтахова, Самат Шәрәфиевтән тыш, анда Алмаз Бадиков һәм Камил Кәримов та катнашу хокукын яуладылар. Монысына Актанышта узган беренчелектән II урын яулап кайту нәтиҗәсендә ирешелде. "Биредә дә яхшы чыгыш ясарбыз", дигән фикердә остаз. Ни генә димәсеннәр, Татарстанның шахмат чемпионаты Россиядә иң көчлеләрдән санала. Кабат акча кытлыгы инде шул, чемпионатның монысында да катнашу өчен матди ярдәм кирәк икән.
Һәрберсендә уңышлы чыгыш ясарга язсын дигән теләктә калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев