Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район юлларында «Тоннель» операциясе

Район юлларында «Тоннель» операциясе узуы турында хәбәр иткән идек. Ул ике көн дәвамында узды. Операциянең беренче көн нәтиҗәләре буенча, ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юл кагыйдәлә­рен бозучылар ачыкланган. Руль артына куркынычсызлык каешларын такмыйча утырган бер йөртүчегә бер мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Машинаның утлары яндырылмаган килеш район юлларында җилдерткән дүрт...

Район юлларында «Тоннель» операциясе узуы турында хәбәр иткән идек. Ул ике көн дәвамында узды. Операциянең беренче көн нәтиҗәләре буенча, ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юл кагыйдәлә­рен бозучылар ачыкланган. Руль артына куркынычсызлык каешларын такмыйча утырган бер йөртүчегә бер мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Машинаның утлары яндырылмаган килеш район юлларында җилдерткән дүрт йөртүчегә исә биш­йөзәр сум штраф яный. Документларын өйдә онытып калдырган ике йөртүчегә дә, юлны дөрес җирдән чыкмаган бер җәяүлегә дә шундый ук административ җәза каралган. «Тоннель»нең гомуми нәтиҗәләре турында киләсе саннарда укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев