Әтнә таңы

Районда барлык сайлау участоклары да эшли

13 сентябрь — Бердәм тавыш бирү көне. Сайлау 11, 12, 13 сентябрьдә барачак. Бүген иртәнге сәгать 8дән районда сайлау участоклары эшли башлады.

Олы Әтнә авыл җирлегенң 997 һәм 998 нче сайлау участокларына да халык агыла. Шунысы игътибарга лаек, теләге булган кешегә гриппка каршы прививка да ясау мөмкинлеге бар. Участокларга кергәндә, санитар-гигиена таләпләре дә саклана.. Ишектән кергәндә үк температураны үлчиләр. Маскаһәм ручка бирәләр.

Реклама

Участок комиссиясе әгъзалары да махсус киемнән, перчатка һәм маскадан утыралар. Моннан тыш, бинага дезинфекция ясап торалар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: