Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда "Торак-2014" операциясе дәвам итә

Узган ел районыбызда 11 янгын чыгып, аларда 1,3 миллион сумлык матди зыян килгән иде. Районда янгыннарны кисәтү максатыннан һәм дә "Янгын куркынычсызлыгы турында"гы Федераль законны истә тотып, район башкарма комитеты тарафыннан "Торак-2014" күзәтү-профилактик операциясе игълан ителгән иде. Әлеге операция барышында торак секторлары янында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше тикшерелә. Беркемгә дә...

Узган ел районыбызда 11 янгын чыгып, аларда 1,3 миллион сумлык матди зыян килгән иде. Районда янгыннарны кисәтү максатыннан һәм дә "Янгын куркынычсызлыгы турында"гы Федераль законны истә тотып, район башкарма комитеты тарафыннан "Торак-2014" күзәтү-профилактик операциясе игълан ителгән иде. Әлеге операция барышында торак секторлары янында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше тикшерелә. Беркемгә дә яңалык түгел, язгы-җәйге чорларда янгын чыгуларның төп сәбәбе булып, йорт тирәсендә чүп һәм коры үләннәр ягу тора. Исегездә тотыгыз, учак яккан очракта, аны йорт һәм башка корылмалардан 50 метр ераклыкта ягарга һәм дә янынна китми, сүнеп беткәнче күзәтеп торырга кирәк. Сүндергәндә су яки ком кулланырга кирәк. Моннан тыш, йорт территориясендә су салынган зур савытлар булдырырга кирәк. Әлеге элементар таләпләрне үтәү мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев