Әтнә районында яңа җитәкчеләр
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы итеп Марсель Наил улы Гарипов билгеләнде. Яңа җитәкче югары белемле, Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринар медицина академиясендә укыган. Озак еллар үзе җитәкләгән идарәдә эшләде, соңрак районның ветеринария станциясен җитәкләде. Районның ветеринария станциясе җитәкчесе итеп Рөстәм Илдар улы Һашимов билгеләнде. Югары белемле, Н.Э.Бауман исемендәге...
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы итеп Марсель Наил улы Гарипов билгеләнде. Яңа җитәкче югары белемле, Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринар медицина академиясендә укыган. Озак еллар үзе җитәкләгән идарәдә эшләде, соңрак районның ветеринария станциясен җитәкләде.
Районның ветеринария станциясе җитәкчесе итеп Рөстәм Илдар улы Һашимов билгеләнде. Югары белемле, Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринар медицина академиясендә белем алган. Авыл хуҗалыгында зоотехник булып эшләү тәҗрибәсе бар. Моңарчы хуҗалык директоры урынбасары вазифасын башкарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев