Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда ялган аракы сатучылар бар

Бездә аракы адәмне адәм итмәс, әрәм итәр, дип әйтергә яраталар. Тик шуңа карамастан, аракы эчүне дәвам итәләр. Ярый да, кибеттән алынган, сертификатлы аракы булса. Юк шул, итәк астыннанмы, идән астыннанмы сатыла торганын күбрәк якын итәләр. Хәер, кибеттәгесенең составына да ышанып була дип ышандыра алмыйм. Әтнә полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары Илшат...

Бездә аракы адәмне адәм итмәс, әрәм итәр, дип әйтергә яраталар. Тик шуңа карамастан, аракы эчүне дәвам итәләр.

Ярый да, кибеттән алынган, сертификатлы аракы булса. Юк шул, итәк астыннанмы, идән астыннанмы сатыла торганын күбрәк якын итәләр. Хәер, кибеттәгесенең составына да ышанып була дип ышандыра алмыйм. Әтнә полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары Илшат Баязитов белән нәкъ менә шул темага - суррогат исерткеч эчемлекләрне законсыз сату турында сөйләшәбез.

  • Республикада сыйфатсыз, суррогат аракы белән агуланучылар турында әледән-әле ишетеп торабыз. Районда бу яктан тыныч дип беләм. Әмма шуңа карамастан, өйдән аракы сатучылар һаман да бар.

И.Б.: - Әйе, бу юнәлештә безнең хезмәткәрләр тарафыннан киң колачлы эш алып барыла. Шунысын да әйтеп узарга кирәктер, нигездә законсыз аракы сату белән өлкән яшьтәге, ялгыз хатын- кызлар шөгыльләнә. Күптән түгел Бәрәзә һәм Күәм авылларында шундыйларның икесенең эзенә төштек. Аларга протокол төзелеп, административ штрафлар салынды.

- Штраф димәктән, алар ни күләмдә?

И.Б.: - Беренче тапкыр җавапка тартылган очракта, штрафлар 3 меңнән башлана. Икенче тапкыр тоткарланган очракта, җинаять җаваплылыгы каралган.

- Халыкта "денатурат" дип аталган мондый аракы эчүнең ахыры начар булу мөмкинлеген белсәләр дә, барыбер алалар. Авылдашлары, күршеләре белсә дә эндәшмәскә тырыша. Сезнеңчә, моның сәбәбе нәрсәдә?

И.Б.: - Әйе, мондый суррогат аракы эчү кеше организмы өчен бик зарарлы. Кеше агуланып кына калмыйча, гомере белән дә хушлашырга мөмкин. Кибеттәгедән арзан булгач, кызыгып алалар дип уйлыйм. Ә тирә- юньдәгеләргә дәшмәү үзләренә файдага. Яз көне, мәсәлән, шундый аракы белән Югары Көеккә кайтучы машинаны тоткарладык. 5,10 литрлы 38 канистр төялгән. Ә этикеткасы - суныкы, "Раифский источник" дип язылган. Үзенә дип әйтә ул аны, кем белә, бәлки, заказны бөтен авылдан җыйгандыр. Тик шуны да онытмасыннар, суррогат кешенең нерв системасына аеруча начар тәэсир итә. Гаиләдә тавыш-гауга китә. Сугышырга да күп сорамыйлар. Комыргуҗада, Олы Әтнә авылларында шундый очраклар теркәлде. Низагларның яшь гаиләләрдә булуы да борчый.

- Бер танышым Әтнә үзәгендәге кибеттән алган кыйммәтле вино, тәме буенча, гадәти портвейн булып чыкты, дип сөйләгән иде. Әнә шулай алданмас өчен нишләргә? Кибетләрдәге алкоголь продукциясе ничек тикшерелә?

И.Б.: -Республикага зур партияләр белән Оренбург, Самара өлкәләреннән, Казахстаннан ялган аракы , кыйммәтле маркалар астында виски, коньяк кертелә.Шуңа да кибеттә шуңа охшаш продукция сатып алганда, сертификат сорагыз. Безнең тарафтан оешмаларга өч елга бер тапкыр, план нигезендә тикшерү үткәрелә. Ә инде жалоба булган очракта, планнан тыш тикшерәбез. Шунысы куандыра, хәзер бездә тәүлек буе аракы сатучы кибетләр юк. Тик шулай да иртәнге сәгать унга кадәр аракы саткан өчен 10 сатучыга протокол төзелде.Кибетчегә дә, кибет хуҗаларына да административ штрафлар салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев