Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашлар, интернетта утыру күп вакытыгызны аламы?

Әнә шул исем астында atnya-rt.ru сайтында сораштыру уздырдык. Автор фотосы

Кызганыч, сезнең фикерне белү бик мөһим иде, тик сораштыруда нибары 23 кеше генә катнашты.

  1. 2 кеше, ягъни респондентларның 9 проценты интернетта утырмый диярлек икән. Әнә шул “утырмыйм диярлек”тән берничә минутны урлап, интернетка кереп чыкканнар күрәсең. Һәм кирәк бит, “Әтнә таңы” сайтындагы шушы сорауга юлыкканнар, интернетта утырырга теләкләре булмаса да, җавап бирергә булганнар. Кыскасы, рәхмәт аларга.
  2. Ә менә интернетка атнага берничә тапкыр гына керүчеләр бөтенләй дә юк. Бездә алай вакланып тормыйлар шул: җә – озакка керәләр, җә – юк.
  3. Көн саен керәм, әмма бер сәгатьтән азрак утырам диючеләр – 6 кеше һәм бу респондентларның 26 проценты. Нәкъ шул ук сандагы райондаш “Көн саен керәм, бер сәгатьтән күбрәк утырам”, - ди.
  4. Ә менә сораштыруда катнашучыларның 4се, ә бу 17 %, һәрвакыт интернетта утыра икән. Киләчәк интернет белән бәйле дисәләр дә, гел интернетта утыра күрмәгез, райондашлар. Күзгә дә, башка әгъзага да, ә иң куркынычы – психикага бәрә ул. Зинһар, саграк булыгыз!
  5. Ә менә 5 райондаш “культурно ял” итәргә ярата икән – алар бары буш вакытларын гына интернетта утыруга багышлыйлар. Һәм мондый респондентлар саны – 22 %.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев