Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашыбыз Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителде

Татарстан Язучылар берлегенең үткәрелгән чираттагы идарә утырышында ике яңа әгъза кабул ителгән. Алар - яшь шагыйрә Гөлүсә Батталова һәм рус телендә иҗат итүче Марат Морев. Бу хакта Татарстан Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Мәгълүмат өчен. Марат Морев - Бөгелмә шәһәрендә яшәп иҗат итүче яшь прозаик. Гөлүсә Батталова - Әтнә...

Татарстан Язучылар берлегенең үткәрелгән чираттагы идарә утырышында ике яңа әгъза кабул ителгән. Алар - яшь шагыйрә Гөлүсә Батталова һәм рус телендә иҗат итүче Марат Морев. Бу хакта Татарстан Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәгълүмат өчен. Марат Морев - Бөгелмә шәһәрендә яшәп иҗат итүче яшь прозаик. Гөлүсә Батталова - Әтнә районында яшәп иҗат итүче шагыйрә.

gel

Утырышта шулай ук ике идарә арасында башкарылган эшкә хисап ясалган, әдәби ел йомгакларында чыгыш ясаучы язучылар билгеләнгән, октябрь аенда булачак юбилей чараларына әзерлек мәсьәләләре тикшерелгән.

Татарстан Язучылар берлегендә эшләп килүче әдәби остаханәләрнең икесенә яңа җитәкчеләр билгеләнүе дә билгеле булды. Хәзер шигърият остаханәсен Фәйрүзә Мөслимова җитәкли, ә әдәби тәнкыйть остаханәсен Әлфәт Закирҗанов алып барачак.

Чыганак: Татар информ

Күәм авылында яшәүче дустыбыз Гөлүсә Батталованы ихлас котлыйбыз! Иҗади хезмәт юлын ул нәкъ менә безнең газетада эшләп башлады. Бу - безнең өчен дә горурлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев