Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районга кайтучылар күп

Әтнә районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттан тыш утырышы булып узды.

- Соңгы вакытта республикабызда террорчылык һәм экстремистлык эшчәнлек белән бәйле вакыйгалар ешайды, - дип башлады үзенең чыгышын район полиция бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Илшат Баязитов. Сүзен дәвам итеп: "Яңа Чишмә һәм Чистай районнарында яңа төзелеп килгән чиркәүләрне яндырдылар. Биләрдә кулдан ясалган шартлаткыч табылды. Шулай ук Яңа Чишмә районында урыс изгесе чишмәсенең элмә тактасын буяп куйганнар, христианнарның гыйбадәт кыла торган урынына ут төрткәннәр. Безнең районга да соңгы вакытта читтән кайтучылар бик күп. Бигрәк тә үзбәк, тадҗик, әрмән, әзербайдҗан, чечен милләтеннән булучылар. Безнең моңа кадәр дус-тату яшәдек, моннан соң да шулай булсын иде", - диде.
Миграция хезмәтенең Әтнә районы территориаль пункты вәкиле Реваль Мөхәммәтҗанов та кыскача гына 10 айлык эшкә нәтиҗә ясады. Шушы ай аралыгында районда 136 чит ил гражданы миграцион исәпкә алынган. Болар Әрмәнстан, Германия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Украина, Тадҗикистан, Төрекмәнстан һәм Төркия илләреннән кайтучылар. Күбесе шәхси сәбәпләр белән кайтучылар.
Чираттан тыш утырышта, күтәрелгән мәсьәләләрне тыңлаганнан соң, берничә карар кабул ителде. Бигрәк тә социаль объектларны контрольгә алырга, районга читтән кайткан кешеләргә игътибарны көчәйтергә кирәклеге әйтелде. Миграция хезмәтенә дә районга кайткан кешеләрне исәпкә алып, бу эштә авыл җирлекләре белән хезмәттәшлекне көчәйтү бурычы куелды. Утырышны алып барган район хакимияте башлыгы Габделәхәт Хәкимов та: "Районыбыздагы тәртипне, тынычлыкны саклау кирәк", - диде.
Үз-үзебезне генә какйгыртып, тирә-юньдәгеләр хакында да онытмыйк. Битараф булмыйк. Хәвеф-хәтәрләрдән саклану үзебезнең уяулыкка бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев