Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районнарда эшләүче БТИ бүлекләре ябылырга мөмкин

Дәүләт кадастр бәяләве үзәге җитәкчесе Лена Хәмзина әйтүенчә, БТИ бүлекләре табыш китерми. (Казан, 27 декабрь, "Татар-информ", Эльвира Шакирова). Тиздән Татарстанның кайбер районнарындагы Техник инвентаризация бюросы (БТИ) бүлекләре ябылырга мөмкин. Бу хакта бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының киңәйтелгән утырышында хәбәр ителде. Дәүләт кадастр бәяләве үзәге җитәкчесе Лена Хәмзина ТР...

Дәүләт кадастр бәяләве үзәге җитәкчесе Лена Хәмзина әйтүенчә, БТИ бүлекләре табыш китерми.

(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ", Эльвира Шакирова). Тиздән Татарстанның кайбер районнарындагы Техник инвентаризация бюросы (БТИ) бүлекләре ябылырга мөмкин. Бу хакта бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының киңәйтелгән утырышында хәбәр ителде.

Дәүләт кадастр бәяләве үзәге җитәкчесе Лена Хәмзина ТР Премьер-министры Алексей Песошинга мөрәҗәгать белән чыкты. Ул кайбер районнардагы БТИ бүлекләренең эшчәнлеген туктатуны сорады.

"Алар керем китерми. Мәсәлән, Теләче районында - көнгә уртача бер, Яңа Чишмә районында - 1,5 мөрәҗәгать кабул ителә. Аларның айлык кереме якынча 100 мең сумны тәшкил итә. Шуңа күрә районнарда БТИ бүлекләрен тоту безгә табыш китерми", - дип белдерде Лена Хәмзина.

Аның әйтүенчә, БТИ бүлекләрендәге архивларны якын тирәдә урнашкан һәм уңышлы эшчәнлек алып барган районнарга күчерергә мөмкин.

Алексей Песошин бу мәсьәләне анализларга һәм якын арада хәл итәргә вәгъдә бирде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/27/155102/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев