Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Разил Вәлиев «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенә эшкә урнашкан

Татарстанның халык шагыйре генераль директор киңәшчесе вазифасында татар телендә чыккан тапшырулар өчен җавап бирә.

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев сентябрьдә «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директорының киңәшчесе вазифасына керешкән. Бу хәбәрне ул «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә раслады.

«Киңәшче вазифасы татар телендә чыккан тапшырулар өчен җавап бирә. Тапшыруларның эчтәлегенә, татар теленең кулланышына анализ ясап, җитәкчелеккә төрле киңәшләр бирә. Төп эш — аналитика», — дип аңлатты Разил Вәлиев.

Разил Вәлиев 1990-2019 елларда башта Татарстанның Югары Советы, аннары Дәүләт Советы депутаты булып эшләде. Соңгы 19 елында Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе иде.
Разил Вәлиев — күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2007), Татарстанның М. Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Гуманитар Фәннәр Академиясенең шәрәфле академигы. Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы.

Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында ТАССРның Түбән Кама районы Ташлык авылында дөньяга килә. Түбән Кама урта мәктәбен 1965 елда тәмамлый. Шул ук елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Ике курсны тәмамлагач, Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Мәскәүгә барып, әдәбият институтында белем ала.

1972-1981 елларда — «Ялкын»журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, җаваплы сәркатип.

1981-1984 елларда — Чаллы Язучылар оешмасының җаваплы сәркатибе.

1984-1985 елларда — Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары.

1986-2000 елларда — Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры.

1990-2000 елларда — Татарстан Республикасының халык депутаты.

2000-2019 елларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

2020 елның сентябреннән — «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директорының киңәшчесе.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/society/11-09-2020/razil-v-liev-ya-a-gasyr-teleradiokompaniyasen-eshk-urnashkan-5770474

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев