Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Референдум Олы Әтнәдә дә үтәчәк

Яңалык Референдум Олы Әтнәдә дә үтәчәк Һәм Олы Әтнә авыл җирлегендә әлегә кадәр кузгатып булмаган зур эшләрне башкарырга мөмкинлек бирәчәк. Бары тик әлеге чарага катнашуыбыз гына сорала. Сүрия МИНГАТИНА Район үзәге булган Олы Әтнәдә яңа зират булдыру, "Акый" һәм "Кизләү" чишмәләренә өр-яңадан капиталь ремонт үткәреп, суын чистарту, парк урынында балалар...

Яңалык

Референдум Олы Әтнәдә дә үтәчәк

Һәм Олы Әтнә авыл җирлегендә әлегә кадәр кузгатып булмаган зур эшләрне башкарырга мөмкинлек бирәчәк. Бары тик әлеге чарага катнашуыбыз гына сорала.

Сүрия МИНГАТИНА

Район үзәге булган Олы Әтнәдә яңа зират булдыру, "Акый" һәм "Кизләү" чишмәләренә өр-яңадан капиталь ремонт үткәреп, суын чистарту, парк урынында балалар һәм олылар өчен ял итү мәйданчыгын булдыру һәм үзебезнең җирлеккә кергән Яңа Җөлби, Шәкәнәч, Яңа Әтнә кебек кечкенә авылларны юллы итү мәсьәләсен хәл итүнең иң уңай юлы бу. Моның шулай икәнен аңлау кирәк. Чөнки без яшәгән авылның проблемаларын бүгенге катлаулы заманда берәү дә читтән килеп хәл итеп, эшләп бирмәячәк. Барысы да акчага килеп терәлгәнен олылар гына түгел, кечкенәләр дә аңлый хәзер. Ә төп терәгебез булган районыбызның чиста авыл хуҗалыгы белән көн күрүен дә истә тотсак, дәүләтнең бу ярдәменә, халык әйткәнчә, биш куллап ябышырга кирәк.

Референдум яңалык түгел, бу хакта барыбыз да ишетеп белә, чөнки узган ел башка авыл җирлекләрендә узды - Олы Мәңгәр, Күәм, Югары Сәрдә, Комыргуҗа кебек авыллар катнашты бу чарага. Кышлау авыл җирлеге, хәтта, тәмен белеп, файдасы барлыгына ышангач, бер елда берничә тапкыр үткәрде референдумны. Ул чакта "Ник бездә үтми икән бу чара, кай якка карасаң да хәл итәсе мәсьәлә Әтнәдә", дип уйлаганымны хәтерлим.Чөнки референдум җан башына салына торган салым белән бәйле проблеманы хәл итә. Ә аның асылы- билгеләнгән эшләрне башкару өчен, җирлекнең балигъ булган, 18 яшькә җиткән һәр кешесеннән, бер гаиләдә дүртәү булса, дүртесеннән дә алдан билгеләнгән сумманы җыярга ризалык бирүдән гыйбарәт. Иң мөһимен онытмыйк: халыкның җыйган бер өлеш акчасына Хөкүмәт дүрт өлеш акчаны өстәп бирәчәк. Бу чынлыкта да шулай. Хөкүмәтнең менә шундый ярдәме белән күп кенә авыллар юллы булды, хәтерләсәгез бу хакта күп яздык.

- Олы Әтнә авылында референдум 28 февральдә узачак. Җан башына 500 сум акча җыйнарга дип уйлаштык. Бер гаиләдә 18 яше тулган 5 кеше яшәсә, 2500 сум акча бирергә тиеш буласыз. Референдум барышында бу акчаны бирергә риза кеше ризалыгын белдерә, каршы кеше каршы булуын әйтә, референдумның соңгы нәтиҗәсе нигезендә, бер ай эчендә акча җыйналачак. Документлары әзерләнеп, республикага җибәреләчәк. Үзебез җыйнаган акчага дәүләтнең 4 өлеше өстәлгәч, яңа зиратны эшләячәкбез. Аның урыны Кече Әтнә белән элеккеге совхоз паркы арасы булыр, дип торабыз. Моннан тыш чишмәләребезне яңабаштан төзекләндерәчәкбез. Үзәк паркта ял итү мәйданчыклары эшләнәчәк. Кечкенә авылларда булдык, халыкны җыйнап сөйләштек, аларның теләген искә алып юллар төзекләндереләчәк...- ди Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Мөхәммәтшин.

Авылның үз законы, аны алдармын димә, һавадагы торнага да бик ышанасы килми, чөнки җирдә яшибез. Илнур Илдар улына да: "Алданмабызмы соң?" - дигән сорауны бирмичә кала алмадым.

- Референдум үткәреп караганым юк, теоретик белемнәремнән чыгып, башка авыл җирлекләренең эш тәҗрибәләрен өйрәнгәннән соң, алданмабыз, диясем килә. Чөнки бу акчаларның тотылышының һәр тиененә кадәр дәүләткә отчет бирәчәкбез, монополиягә каршы хезмәт (ФАС) вәкилләре тикшереп торачак. Һәр авылда бер җаваплы кеше билгеләнәчәк. Халык үзе дә эшнең барышын контрольгә алып, тикшереп тора алачак. Җыйналган акчаның өч тиененә дә кагылып булмый, дигән фикердә мин. Аннан соң авылның 100 күзе бар, берни яшереп булмый. Халык та әнә шулай уйлап, бу чараның ни дәрәҗәдә мөһимлеген аңлап, актив катнашсын иде дигән теләктә калам, актив булсак җирлегебез яңарыр иде, - ди авыл өчен янып йөргән җитәкче.

Һәркайсыбыз "Безгә бу нигә кирәк?" димичә, авылның киләчәген уйлап - бүген булган иртәгә булмаска мөмкин- дәррәү бер күтәрелеп алыйк! Тамчыдан күл җыйнала, диләр. Ә монда күл генә булырга охшамаган....

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев