Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Референдум Әтнәдә дә уза

Соңгы вакытларда референдум сүзен еш ишетәбез. Июнь аенда безнең райондагы дүрт авыл җирлегендә референдум уза. Референдум уздыруның максаты нидә? Район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов белән шул хакта сөйләшәбез. - Референдум нәкъ тә сайлаулар кебек була - бу инде үзара салымны сайлау тәртибендә тавышка кую. Шул авыл җирлегендә яшәп. 18...

Соңгы вакытларда референдум сүзен еш ишетәбез. Июнь аенда безнең райондагы дүрт авыл җирлегендә референдум уза. Референдум уздыруның максаты нидә? Район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов белән шул хакта сөйләшәбез. - Референдум нәкъ тә сайлаулар кебек була - бу инде үзара салымны сайлау тәртибендә тавышка кую. Шул авыл җирлегендә яшәп. 18 яше тулган һәркем үзенең тавышын бирә алачак. Референдум безнең районда беренче тапкыр уза. Шуңа күрә дә иң элек бер дүрт авыл җирлегендә уздырып карарга булдык. Шунысын да искәртеп үтәсе килә, үзара салым элек тә җыела торган иде. Тик бу юлы аннан аермалы буларак, республикадан да ярдәм булачак. Ягъни бер сумга дүрт сум күләмендә. - Җыелган акчалар нинди юнәлештә тотылачак? - Җыелган акчаны теләсә ничек тотып булмый, контроль бик көчле булачак. Референдумда күрсәтелгәнчә, акчалар авыл җирлегендәге халык мәнфәгатьләрен кайгырту максатыннан - юлларны төзекләндерү, зиратларны әйләндереп алуга, шулай ук урамнарны яктырту кебек хезмәтләргә сарыф ителәчәк. Һәм дә авыл җирлеге җитәкчеләре референдумда күрсәтелгән эшләрне башкаргач, халык каршында хисап тотарга тиешле. Инде җыелган акчалар быелгы елда тотылып бетелмәсә, икенче елга да шул эшләргә сарыф ителергә мөмкиннәр. - Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалид балалары булган гаиләләргә авырга туры килмәсме? - Үзара салым җыю вакытындагы кебек, бу юлы да һәр авыл җирлеге карары белән ташламалар раслана. - Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Газетабыз битләрендә басылып чыккан авыл җирлекләренең рәсми хәбәрләренә игътибар итми калмагансыздыр. Һәр авыл җирлеге җыеласы үзара салым суммасын үз мәнфәгатеннән чыгып билгеләгән. Бу хакта Күңгәр авыл җирлеге башлыгы Илнар Галиәхмәтов: "Безнең җирлектә һәркемне иң борчыган мәсьәләләрнең берсе - юллар. Җыелган акчалар юл төзелешенә һәм дә референдумда күрсәтелгән максатларда тотылачак. Референдум үткәрүнең максаты да - үзебезнең җирлектәге проблемаларны хәл итүдә халыкны да җәлеп итү, катнаштыру. Ниндидер фикергә килгәнче өйдән өйгә йөреп кешеләр белән сөйләшеп чыктык", - диде. Кышлау авыл җирлеге башлыгы Рәхинә Шакирова: "Элегрәк үзара салым хуҗалык башыннан җыела иде дә, ниндидер максаты да куелмый иде. Бу юлы җыелган акчаларның нинди эшләрдә тотылачагы күрсәтеләчәк", - дип аңлатма бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев