Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

РЕКОРДМЫ БУ?

Хәтерләсәгез, үзебезнең бер төп бәрәңге турында язган идем. Өстәп тагын әйтер сүзне язып үтим әле. Кеше белән беррәттән, без дә кишер һәм чөгендер алдык. Сизгәнсездер, сүзем "гигант" чөгендер турында. Аптырап, кызыксынып алып кереп үлчәдек. 3300грамм гына булып үскән, кабак кадәр! Кызганыч, кул астында фотоаппарат юк, төшерә алмадым. Күршемнән гел сорап...

Хәтерләсәгез, үзебезнең бер төп бәрәңге турында язган идем. Өстәп тагын әйтер сүзне язып үтим әле.

Кеше белән беррәттән, без дә кишер һәм чөгендер алдык. Сизгәнсездер, сүзем "гигант" чөгендер турында. Аптырап, кызыксынып алып кереп үлчәдек. 3300грамм гына булып үскән, кабак кадәр! Кызганыч, кул астында фотоаппарат юк, төшерә алмадым. Күршемнән гел сорап тору - уңайсыз.

Инде бу чөгендерне ни хәл урнаштырдыгыз, диярсез. Аның җаен таптык. Берничә өлешкә кисеп, әни үрдәкләргә бәрәңге пешергәндә "витамин" булсын, дип кушып пешерә. Кыярның да әмәлен шулай күрдек. Иң дәү кыярыбызның диаметры - 9 см, озынлыгы - 27 см иде. Авырлыгын оныттык.

Бакча менә шундый рекордлар куйды быел.

Рәсемдәге 2,5 килограммлы чөгендер, 1,1килограммлы кишер Күәм авылында яшәүче Хадиевлар бакчасында үскән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев