Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

РЕМОНТНЫ ТӨГӘЛЛӘП КИЛӘЛӘР

"Сельхозтехника"да бүгенге көндә "Тукай" хуҗалыгының 9 тракторы ремонтлана.

- Берәр "К-700", "Т-150", икешәр "ДТ-75" һәм "МТЗ-82", өч "МТЗ-1221" тракторын төзәтәбез. Болары капиталь ремонтлана. Агымдагы ремонтка кереп-чыгучылар да була, - ди инженер Тәлгать Галиев.

Техникуны язгы кыр эшләренә әзерлибез. Тракторлар гына түгел, машиналар да бар. 2 "КамАЗ" цехта, берсе әнә, урын бушаса керергә дип чиратта тора.Чагыштырмача соң башласалар да, авыл хуҗалыгы техникасы ремонты да ахырына якынлаша.

- Тагын 2 чәчү машинасын карап чыгасы бар. 18ен әзер иттек инде. Дөресен әйткәндә, чәчкечләр бик иске - яңага алыштырырга вакыт, - диләр слесарь егетләр. Чәчү машиналарын Рәис Фазылҗанов, Айдар Хәбибуллин, Рубис Фәизов ремонтлый. (Автор фотосында сулдан уңга). 28 каток, 20 культиватор бүген үк басуга чыгарга әзер.

- Аларының "стойка", "лапа"ларын төзәттек, алыштырдык, - диләр.

Тырма ремонтын да төгәлләп киләләр. "Атна-ун көннән тулысынча әзер булыр", - ди Рәдиф Камалов. Моңа кадәр 65 "пионер" тырма­сын җыйган. Хәзер менә Мәүлетдин Фәйзиев, Ленар Гарипов белән бергә эшли. Биредә эретеп ябыштыру эшләрен Рәшит Сибагатов башкара. "Токарь егетебез бик ты­рыш, эшкә өзеклек керт­ми", - дип, Альберт Габ­дел­хаковны да мактадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ремонт