Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Республика буенча быелның 8 аенда авыл хуҗалыгы буенча уртача хезмәт хакы 29,7 мең сум тәшкил иткән районнар арасында Әтнә дә бар

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, республика буенча агымдагы елның 8 аенда уртача хезмәт хакы 29,7 мең сум тәшкил иткән. Ә авыл хуҗалыгы тармагы буенча хезмәт хакы дәрәҗәсе республика буенча уртача акчаның 62 процентын - 18,4 мең сум тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә. Авыл хуҗалыгында иң...

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, республика буенча агымдагы елның 8 аенда уртача хезмәт хакы 29,7 мең сум тәшкил иткән. Ә авыл хуҗалыгы тармагы буенча хезмәт хакы дәрәҗәсе республика буенча уртача акчаның 62 процентын - 18,4 мең сум тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Авыл хуҗалыгында иң югары хезмәт хакы Тукай районында, анда агросәнәгать комплексында эшләүчеләр 30,6 мең сум акча алалар: «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖендә - 34,7 мең сум, «Камский бекон» ҖЧҖендә - 32,3 мең сум.

Яшел Үзән районының "Майский" ТК" ҖЧҖендә бу күрсәткеч 35,4 мең сум тәшкил итә.

Югары технологияле комплекслар белән бергә республиканың түбәндәге хуҗалыкларында да түләнә торган хезмәт хакы начар түгел: Әлки районының «Хузангай» АХҖКында - 25,6 мең сум, Чүпрәле районының «Чынлы» ҖЧҖендә - 28,1 мең сум, Лаеш районының «Хәерби" ҖЧҖендә - 23,6 мең сум, Лениногорск районының "Лениногорск" АФ" ҖЧҖендә - 24,8 мең сум, Тәтешнең «Сафиуллов» КФХында - 28,1 мең сум, Әтнә районының «Шахтер» ҖЧҖендә - 25,9 мең сум, «Тукай» ҖЧҖендә - 23 мең сум, Балтачның «Труд» ҖЧҖендә - 21,6 мең сум, "Татарстан" АХП" ҖЧҖендә - 23,8 мең сум, Әтнә муниципаль районының Ленин ис. АХҖКында - 24,5 мең сум, Кукмара муниципаль районының Вахитов ис. АХҖКында - 21,9 мең сум алып эшлиләр.

http://tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев