Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Республика газетасы Әтнә турында

Быел иң күп уңыш - Балтачта Быел игенчеләрнең тагын өметләре акланмады. Соңгы елларда табигать шартлары аларны тәмам сыный. Башта яңгыры яумый интектерде, хәзер әнә җыеп алыр өчен көннәр юк. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 1 сентябрьгә барлыгы 2 млн 785 мең тонна иген суктырылып алынган. Уртача алганда...

Быел иң күп уңыш - Балтачта

Быел игенчеләрнең тагын өметләре акланмады. Соңгы елларда табигать шартлары аларны тәмам сыный. Башта яңгыры яумый интектерде, хәзер әнә җыеп алыр өчен көннәр юк. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 1 сентябрьгә барлыгы 2 млн 785 мең тонна иген суктырылып алынган. Уртача алганда уңыш 21,3 центнер чамасы чыга. Узган ел бу чорда 22,4 центнер иде, дип искә ала игенчеләр. Ел начар килде дип зарлансак та, шактый иген үстергән районнар бар. Саннарга күз салсак, иң күп уңыш - Балтачта. Биредә һәр гектардан 33,8 центнер бөртек суктырып алалар.

Башка районнар да калышмый. Әтнәдә - 32, Актанышта - 30,5, Арчада - 29, Тукай - 28, Зәй районында 27,2 центнер. Ә менә Чирмешән, Кама Тамагы, Чүпрәле, Бөгелмә, Югары Ослан районнарында хәлләр мактанырлык түгел. Бу җирлекләрдә республиканың уртача күрсәткеченнән кимрәк, нибары 14,4 - 16,1 центнер гына чыга. Туктаусыз яңгырлар дип борчылсак та, кайбер урыннарда урып-җыю эшләре - тәмамлану алдында.

Әтнә районының "Таң" хуҗалыгында, мәсәлән, көннәр аяз торса, ике көндә урып-җыю эшләрен төгәлләргә җыеналар. - Быел солы, бодай шактый уңды, - ди хуҗалык җитәкчесе Алмаз Сибагатуллин. - Гектарыннан 33 центнер чамасы бөртек үстерә алдык. Көзге культураларны җыеп алган чакта моның кадәр уңышка өмет итмәгән идек, алар начаррак чыкты. Әтнә районы хуҗалыкларының күбесендә соңгы мәйданнарда эш бара.

Апас, Әлки, Буа, Нурлат, Кайбыч, Зәй, Биектау районнарында да шул ук хәл. Гомумән, республика буенча барлык мәйданның 17 процентында урып-җыю эшләрен төгәллисе бар. Ә менә Чирмешән, Тукай, Яңа Чишмә, Югары Ослан, Мөслим, Ютазы, Кама Тамагы, Сарман, Бөгелмә районнарына тырышырга кирәк әле. Бу көннәрдә шикәр чөгендерен дә ала башладылар. Республика буенча 3098 гектар мәйданда җыеп алынган. Бу - барлык мәйданның 5 проценты дигән сүз. Уңыш гектарыннан 323 центнер чыга. Шикәр чөгендере Тукай районында аеруча мулдан булырга охшап тора. Биредә бер гектардан 390 центнер чыга.

/Лилия Нурмөхәммәтова/

("Ватаным Татарстан", /№ 128, 03.09.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев