Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Республика хуҗалыкларына татар атларын үрчетүгә 5 млн. сум бүлеп биреләчәк

Рәсми хәбәр

Республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында 2020 елга татар токымлы атларны үстерү өчен ана баш санын сатып алуга субсидияләр каралган, аларның гомуми күләме 5 млн.сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе барышында.

     Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 6 февралендә сакланыла торган селекция казанышлары дәүләт реестрында «Татар»токымлы атларга патент теркәлгән иде. 7-8 сәгать дәвамында өзлексез хәрәкәттә булырга һәм 100-120 км ара үтәргә сәләтле татар атларының феноменаль чыдамлылыгын Россия иппология фәне дә билгеләп үтә.

Әйтик, 8-10 ел дәвамында атларны торгызу белән Әлки районының Әхмәт авылыннан фермер Фәнис Бакиров шөгыльләнде. Аның өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты зур ярдәм булды, ул гаилә фермаларын үстерү буенча дәүләт программасында катнашу ярдәмендә алды.

Бу хакта тулырак Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән татар телендә дөнья күргән «Татар атлары» китабында укырга мөмкин. Китапта татар атларының төп токым билгеләре тасвирланган: экстерьер, масть, конституция, продуктивлык һәм чыдамлык. Татар токымлы атлар Татарстан Республикасының чын байлыгы булды һәм хәтта «Зөләйха күзләрен ача» тарихи фильмын төшерүдә катнашырга да өлгерделәр. Төп герой Кремльгә нәкъ менә татар атында бара.

        ****************************************************

На разведение татарских лошадей хозяйствам республики выделят 5 млн рублей

Для развития татарской породы лошадей в сельхозорганизациях республики на 2020 год предусмотрены субсидии на покупку маточного поголовья, общий объем которых составит 5 млн руб. Об этом сообщил заместитель Премьер-министра РТ – министр сельского хозяйства и продовольствия Татарстана Марат Зяббаров в ходе коллегии Минсельхозпрода РТ.

Напомним, 6 февраля 2019 года в государственном реестре охраняемых селекционных достижений зарегистрирован патент на лошадей породы «Татарская». Феноменальную выносливость татарских коней, способных на протяжении 7-8 часов находиться в непрерывном движении, и преодолевать за световой день 100-120 км расстояния отмечает и Российская иппологическая наука, говоря также о высокой плодовитости, устойчивости к жаре и холоду. Возрождением лошадей в течение 8 – 10 лет, к примеру, в числе других занимался фермер из села Ахметьево Алькеевского района Фанис Бакиров. Большой поддержкой стал для него грант Минсельхозпрода РТ, который он получил благодаря участию в государственной программе по развитию семейных ферм. Подробнее об этом можно прочесть в книге «Татар атлары», вышедшей в свет при поддержке Минсельхозпрода РТ на татарском языке. В работе описаны основные породные признаки татарских лошадей: экстерьер, масть, конституция, продуктивные качества и выносливость.

Лошади татарской породы стали настоящим достоянием Республики Татарстан и даже успели принять участие в съемках исторического фильма «Зулейха открывает глаза». Главная героиня едет в Кремль именно на татарской лошади.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев