Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Республика матбугаты безнең хакта

Эш белүнең җае бар Әтнә районы мәктәпләре бүген белем биреп кенә калмыйча, авыл халкын үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимеш белән дә сөендерә. Бәрәзә халкы: "Пешкән чөгендер бет­мәдеме әле?" - дип сорап торса, Бәрәскә­дә кыярга Сабантуй алдыннан ук заказ биреп куялар. "Укучылар хезмәт тәрбиясенә мәктәптә өйрәнә", - ди Әтнә укытучылары - Соңгы...

Эш белүнең җае бар

Әтнә районы мәктәпләре бүген белем биреп кенә калмыйча, авыл халкын үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимеш белән дә сөендерә. Бәрәзә халкы: "Пешкән чөгендер бет­мәдеме әле?" - дип сорап торса, Бәрәскә­дә кыярга Сабантуй алдыннан ук заказ биреп куялар. "Укучылар хезмәт тәрбиясенә мәктәптә өйрәнә", - ди Әтнә укытучылары - Соңгы елларда әти-әниләр, укытучылар, уку­чыларның хезмәт тәрбия­сенә карата карашы тис­кәре якка үзгәрде. Элегрәк барлык эш укытучылар, укучылар белән бергәләп башкарыла иде. Яз көне колхозларга булышу, фермага барулар, җитеш­терү тармагында практика үтүләр, бакчада эшләүләр... Хәзер, без моны эшләргә тиеш түгел, дигән фикерләр ишетелә. Балаларга өйдә дә эш юк. Әти-әниләр хезмәт тәрбия­сен аң­лап бетерми, аны өстәмә мә­шәкать дип кабул итә. Продукция саткан акча исә мәктәп кирәк-яраклары сатып алу өчен дә ярап куя, - ди моңа кадәр мәгариф бүлеген җитәк­ләгән Әтнә районы баш­лыгы урынбасары Айрат Каюмов. Бу хәлләрнең барысы да 2008-2009 елда мәк­тәп­ләр­не төзекләндерүдән башлана. Шул вакытта тәрәзә рамнарын чүплеккә чыгарып атмыйча, һәр мәктәптә теплица булдыру бурычы куела. Тора-бара алар заманча материаллардан эшләнә. Туксан укучысы булган Бә­рәскә мәктә­бендә теп­ли­цаларның саны дүрткә җит­кән. Уңыш­ны да елга ике тапкыр, июнь һәм сентябрь айларында алалар икән. Бәрәскә мәкт­әбе директоры Аида Фатыйхова белдергәнчә, авыл халкы Сабантуй алдыннан ук кыярга заказ биреп куя. Укучылар да җәйге каникулга яңа җитеш­кән яшелчәләрдән авыз итеп китә. Мәктәп яны лагерена йөргән балалар да җәй буе бакча нигъмәтләре белән сыйлана. Бакчада үстерел­гән яшелчә, җиләк-җимеш ел буе ашханәдә тукланырга да җитә. Туклану дигәндә, Ленин исемендәге авыл хуҗа­лыгы предприятиесе җитәк­чесе Илгиз Хәйруллин мәк­тәпкә сөтне бушлай, ә итне килосын 50 сумнан гына бирә икән. Укучылар исә колхозга вак-төяк эшләрдә булыша. - Элек җирне көрәк бе­лән ике көн буе казый идек. Хәзер аны эшкәртү өчен махсус техника бар. Балаларны артык эшләтмибез, авыр кү­тәр­тмибез. Су сип­кеч­ләрнең дә кечкенәләрен генә сатып алдык, - ди директор. Ә менә технология дә­рес­ләрендә укучылар ясаган чү­кеч, тырма һәм башка эш коралларын бакча эшен­дә кулланалар. Технология укытучысы Фәрит Сабир­җанов, мәк­тәптә җитеш­тергән уңыш­­ны авыл халкына тарату өчен, үзйөрешле веломобиль ясаган. Аның кул эшләре арасында үзе хәрәкәтләнә торган гардин, икмәк кисү җай­лан­масы һәм башка әйберләр дә бар. Мәктәп ишегалдына арба ясап куймакчы була. Шунда ук кое, тегермән, күперне үз эченә алган матур бер ял итү урыны булдырмакчылар. Кәр­зиннәрне дә бергәләп үрә­­ләр. - Технология дәресләре санын арттырырга кирәк. Атнага 1-2 сәгать кенә җит­ми. 45 минутта гына өлгереп булмый. Элек рәттән икешәр дәрес керә иде. Балаларның эшлисе килә. Алар, абый, бүген нәрсә эшлибез, дип сорап кына торалар, - ди Фәрит әфәнде. Бүген мәктәпләрдә хез­мәт тәрбиясе җитми, кулларына чүкеч тота белмәгән буын үсә дибез. Ә менә Бә­рәзә мәктәбе директоры урын­басары Фирдәүс Әбсә­ләмова фикеренчә, бүген эшкә өй­рәтү белән өй түгел, мәктәп шөгыльләнә. "Өйдә хәзер бә­рәңгене дә техника белән утырталар, алалар. Балалар җир казырга, үсем­лек, гөл­ләрне дөрес итеп утыртырга һәм башка кул эшләренә мәктәптә өйрәнә. Балалар белән җәй буе бакчада әвәрә киләбез. Тик балалар саны гына кими бара, 49 укучыбыз бар. Колхоз безгә ярдәм итеп тора, без дә аңа басуда таш, кукуруз чәкәне җыярга булышабыз, - ди урынбасар. - Мәктәбебездә көзге ге­нә түгел, язгы ярминкә дә уза. Гыйнвар аенда ук укучылар һәм укытучылар белән гөл үсентеләре утыртабыз. Февраль, март айларында авыл халкы өчен гөлләр ярмин­кәсе уздырабыз. Сатудан 5-6 мең сум табыш алабыз, - ди биология укытучысы Рамилә Сәхибул­лина. Помидор, кәбестә, борыч үсентеләрен дә авыл халкы бик теләп ала икән. "Яшел суганны пакетларга тутырып сатабыз. Май бәй­рәмнә­рен­дә халык, рәхәт­лә­неп, суган бәлеше ашый. Ә суганны без­дән колхоз сатып ала. Атнага берничә мәр­тәбә пеш­кән чө­гендер сатабыз. Килограммын 10-15 сумга биргәч, авыл кеше­ләре пе­шергәнне көтеп кенә тора. Моңа кадәр яшел­чә, җиләк-җимешне күп итеп тозласак, быел СанПин тозларга, консервларга кушмый", - диде­ләр мәктәп­тә. Хезмәт сөймәгән бала юньләп укый да, эшли дә алмый, сәләтсез булып үсә, ди белгечләр. Әтнә укучылары мәктәптә эшләргә дә, ялгыз әби-бабайларга булышырга да вакыт таба. Хезмәт тәр­бия­се белем алуга да комачауламый. Балаларның игелекле, тырыш булып үсүе әти-әни, мәктәп өчен дә күңелле бит. Шулай булгач, нигә аларны аксөяккә тиңләп, ватыла дип кызганып торырга? Ватылмый алар, киресенчә, ныгый.

("Ватаным Татарстан", /№ 34, 11.03.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев