Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Республика матбугаты Әтнәне яза!

Әтнә хатыннарын Рәшит абый ашата Әтнәнең Күңгәр, Түбән Шашы, Күшәр якларына кунакка кайтсаң, күчтәнәчкә, һичшиксез, камыр ризыклары биреп җибәрәләр. "Бу бәлешләрне Күңгәрдә пешерәләр, авылда шундый цех эшли", - дигәч, аптырап калган идем. Хуҗа кеше Рәшит абый Абдуллаҗанов әйтүенчә, әлеге цехның эшли башлавына 4 ел булган. "20 ел элек үк туган...

Әтнә хатыннарын Рәшит абый ашата

Әтнәнең Күңгәр, Түбән Шашы, Күшәр якларына кунакка кайтсаң, күчтәнәчкә, һичшиксез, камыр ризыклары биреп җибәрәләр. "Бу бәлешләрне Күңгәрдә пешерәләр, авылда шундый цех эшли", - дигәч, аптырап калган идем. Хуҗа кеше Рәшит абый Абдуллаҗанов әйтүенчә, әлеге цехның эшли башлавына 4 ел булган.

"20 ел элек үк туган хыялым бу. Хатын-кыз хөкүмәт эшендә эшләп кайткач, өйдә пешере­нергә вакыты күп калмый. Бигрәк тә әниләрне кызгана идем: барысына да ничек өлгерәсең. Кеше өенә ял итәргә генә кайтырга тиеш. Шуңа да камыр ризыкларыннан тыш, соңгы вакытта балык, кәтлит һәм пылау, салатлар да әзерли башладык. Хыялымның 80 процентына ирештем дип уйлыйм", - дип сөйли Рәшит абый. Биредә пешерелгән гөбәдия, төрле җимеш пирогларын, борай бәлешләрен, пицца, өчпоч­макларны бик яратып алалар икән. Төрле мәҗлесләргә, Коръән ашларына күпләп заказлар кабул итәләр. Күңгәр авылында урнашкан әлеге цехта 7 кеше хезмәт куя. "Безгә хәзер технолог кирәк. Кызлар үзләре дә эшне яхшы белә, шулай да бер белгеч кирәк дип саныйм. Бу кызларның берсе дә пешекче түгел, һәрберсен кулларыннан тотып эшкә өйрә­тергә туры килде. Эльмира, Наҗия, Нурия, Гөл­наралар үзләре дә булдыра хә­зер", - дип таныштыра ул тәмле ризыклар әзерләүче кызлар белән.

Хатын-кызның көндәлек тормыш мәшәкатьләрен җиңеләй­түне максат итеп куйган Рәшит абый камыр ризыкларына бәяне дә очсыз итәргә тырыша. Үз кибетләренә куелган пирогларны 60-70 сумга да алып була. Мондый юнь бәя бераз гына шикләндерә дә хәтта. "Шәһәр җирендә камыр ризыклары бик кыйммәт бәядән йөри. Без зыянга эшләсәк эшлибез, тик бәяне арттырмаска тырышабыз. Чыгымны он, шикәр комын, дөге һәм башкасын күпләп сатып алып та киметә алабыз бит", - дип сөйли ул.


- Барысын да нәкъ өйдәге кебек пешерәсез, моның сере нәрсәдә соң?
- Баштарак хәйран елаштык, эшне башлау бик авыр булды. Кызларны гел өйрәтеп торам. Тәмле булмаса, дөресен әйтәм, шунда ук кабат эшләтәм. Ризык тиешенчә әзерләнеп бетәргә тиеш.
Рәшит Абдуллаҗанов шир­кәте әзерләгән пироглар якын тирәдәге 6 кибеткә таратыла, район үзәгендәге ике ноктага озатыла. Казанда сату теләкләре дә юк түгел. "Үзебездә эшлисе эшләр дә күп әле. Зурайтасы, яңартасы җирләребез дә бар. Алга таба ипи-батон, торт пешерүне дә җайга салырга исәп. Якын арада анысын да эшли башларбыз дип уйлыйм. Тагын бер-ике кешене эшкә алырга кирәк булачак", - ди Рәшит абый.

Ныклап эшли башлаганчы Абдуллаҗановларга да күп кыенлыклар күрергә туры килә. Туксанынчы еллар азагында бөтен булганын югалтып, гаиләсе һәм бер "Газель" машинасы белән урамда кала ул. Барысына да үз тырышлыгы белән ирешкән авыл малае ул Рәшит абый. Эш дигәннән, авыл җирендә анысы да бик кадерле бит аның. Бигрәк тә Әтнә кебек кечкенә районнарда эш табуы да кыен. Абдулла­җанов ширкәтлә­рендә җәмгысы 68 кеше үзенә эш урыны тапкан. Бу сан авылдагы пешерү цехы, кибетләреннән тыш, район үзә­гендә халык арасында дан казанган, яратып йөри торган берничә кибете һәм кафесындагы эш­челәрне санагач килеп чыга. Бизнесын гаиләсе белән алып бара Рәшит абый. Хатыны Илсөяр апа да, кызы Миләүшә дә сәүдә эшенә чумган. "Гаиләм - төп терәгем, нин­ди генә вакытта да алар ярдәменә таянам. Бергәләп эшлибез. Беркайчан да байлык артыннан кумадым. Кеше белән эшләү күңелле. Файдалы эш эшли алуыма да сөенәм. Бурычлар бетсә, җиңелрәк тә булыр иде әле, - ди Рәшит абый. - Иң яратмаган нәр­сәм - урлау. Эш урыннарына ви­део­камера куйганнан соң, икенче төрле мохит барлыкка килде. Ви­деосурәт­ләрне күрсәткәч, баш­кача эшли башладылар. Кай­бе­рәүләрнең тәртипсезлеген шулай бетерергә туры килде".

Рәсимә МУЛЛАЯНОВА

("Ватаным Татарстан", /№ 38, 20.03.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев