Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов еллык юллама белән мөрәҗәгать итте – “Әтнә таңы”

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында республика Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы торышы турында еллык юлламасы белән мөрәҗәгать итте. Зур концерт залында 700ләп кеше булыр дип хәбәр ителгән иде. Алар арасында - Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы депутатлары,...

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында республика Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы торышы турында еллык юлламасы белән мөрәҗәгать итте.

Зур концерт залында 700ләп кеше булыр дип хәбәр ителгән иде. Алар арасында - Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Президент Аппараты һәм Хөкүмәт вәкилләре, РФ ФҖ Федерация Советы әгъзалары, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, хөкем чыгару хакимияте, прокуратура, хокук саклау органнары вәкилләре, ТР муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре һ.б. күрергә мөмкин булды.

Юлламасында республика лидеры тормышта барган вакыйгаларга тиз арада җавап бирергә, халыкка үз позицияләрегез, эшләрегез, карарларыгыз хакында җиткерергә кирәк дип мөрәҗәгать итте залдагыларга.

"Бу Хакимият вәкилләренә, беренче чиратта, "Татмедиа" агентлыгына кагыла. Технологиялэрнең зур тизлектә үсүе, җәмгыятьтәге капма-каршы процесслар мәгълүмат мохитендә глобаль үзгәрешләргә китерә. Басма һәм электрон ММЧлар белән бергә, социаль челтәрләрнең дә роле арта бара. Мобиль кушымталарда мәгълүматны җиткерү сыйфаты өстен",- диде республика Президенты.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республиканың һәр кешесе, нинди мәгълүмат чыганагын сайлавына карамастан, дөрес мәгълүмат алырга тиеш.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2016/09/21/126576/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев