Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Республика тарихында үзеңне тап» бәйгесе бара

Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Республика тарихында үзеңне тап» конкурсы бара, аның җиңүчесе «айфон» алачак.

 Моның өчен http://100tatarstan.ru/ сайтына кереп,  кирәкле бүлекне табарга кирәк. Бәйгедә катнашу өчен гаилә фотосын һәм 1920 елдан 2020 елга кадәр Татарстан территориясендә узган берәр вакыйга тарихы турында белешмәне  100let.tassr@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.

20 апрельгә кадәр барган бу ярыштан тыш  «Туган илебезне азат итмичә, кылычларны кынына тыкмаячакбыз» сәхифәсе дә бар.  1943 елның 5 мартында, «Правда» газетасында ТАССР хезмәтчәннәренең барлык фронтовик татарларга аталган хаты басылып чыга. Бу ватандаш-фронтовикларга СССР халыклары исеменнән юлланган хатларның берсе була. Мондый хатлар 1942 ел ахырында – 1943 елда үзәк һәм җирле басмаларда дөнья күрә (беренче хат - «Үзбәк халкының Бөек Ватан сугышы сугышчыларына хаты» «Правда» газетасында 1942 елның 31 октябрендә басыла). Шунысы билгеле: Татар өлкә комитеты  «Фронтовик-татарларга татар халкы хатын» әзерләүне ТАССР Халык Комиссарлары Советы каршындагы Тел, әдәбият һәм тарих институтына йөкли. Хат текстын язуны Кави Нәҗми һәм Гази Кәшшафка ышанып тапшыралар, аларга фольклорчы Хәмит Ярми булыша. Ә рус теленә сүзен-сүзгә тәрҗемәне әдәби яктан эшкәртүне язучы Константин Федин башкара.

Кыскасы, ТАССРга, аның тарихына  багышланган материаллар бик күп бу сайтта.  Файдаланыгыз, тавыш бирегез!

Сайттан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев