Әтнә таңы

Республикада Әтнә өлеше

Сөт саву һәм сату буенча, элеккечә үк, Татарстанда әйдәп барабыз. 20 апрель көнне республикада барысы 3268,9 тонна сөт савып алынган. Узган елгыдан 134,3 тоннага артык. Ай башына һәм алдагы көнгә карата да сизелерлек "+" белән барабыз. Тәүлегенә бер сыердан уртача савым да начар түгел: республикада ул 14 килограмм тәшкил итә....

Реклама

Сөт саву һәм сату буенча, элеккечә үк, Татарстанда әйдәп барабыз. 20 апрель көнне республикада барысы 3268,9 тонна сөт савып алынган. Узган елгыдан 134,3 тоннага артык. Ай башына һәм алдагы көнгә карата да сизелерлек "+" белән барабыз. Тәүлегенә бер сыердан уртача савым да начар түгел: республикада ул 14 килограмм тәшкил итә. Әмма шушы яхшы саннарга районнар керткән өлеш төрлечә. Бер сыердан уртача савымы нибары 7,6 һәм 9 килограмм тирәсе булган районнар да бар. Исемлектә бездән соң урнашкан Мамадыш, Саба, Кайбыч районнарында 18 килограммнан артык үзе... Ә иң зур күрсәткеч - бездә. Бу көнне савымчыларыбыз бер баш сыердан 20,3 килограмм, район буенча барысы 136,6 тонна сөт савып алдылар. Сөт сатучы 43 районга бүлсәк, һәрберсенең өлеше уртача 76 тонна тирәсе булырга тиеш. Тагын бер күрсәткеч буенча районыбыз алда бара: авыл хуҗалыгы җирләренең һәр гектарына бездә 2,55 килограмм сөт савылды. Балтачның 2,17 килограмм күрсәткечен генә моңа азмы-күпме якын дип әйтергә була. Республика районнары кебек үк, безнең уртак "сөт казаны"на хуҗалыклар керткән өлеш тә төрле. (Мәкаләне тулысынча газетада укый аласыз).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: