Республикага чит илләрдән 920 кеше кайтырга тели
Соңгы яңалыклар саклану чараларын арттыруны сорый.
Татарстанга Хаҗдан соң Махачкаладан 40лап кеше кайтуы көтелә. Бу хакта республиканың коронавирус таралуга каршы көрәш штабы җитәкчесе, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
«20ләп турист Төркиядән көтелә. Хаҗдан соң Махачкалага рейс белән кайтучылар булган. Бортта шундый 40 татарстанлы бар», — диде вице-премьер.
Ләйлә Фазлыева муниципаль берәмлекләрне кисәтеп куйды. «Нон стоп режимында эшлибез. Әгәр сезгә шалтыраталар икән, бер граждан да җибәрелмәячәк. Гражданнар белән эшләү буенча теләсә нинди мәгълүмат алдан килешетерелгән булырга тиеш. Чир йоктыру чыганагы булган илләрдән кайтучылар районнарга җибәрелмәячәк», — диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев