Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәхмәт сиңа, белем биргән мәктәбем!

Һәркайсыбызга да «мәктәп» сүзе «әни», «әти», «икмәк», «туган нигез» кебек үк аңлаешлы, якын, кадерле. Минем өчен бу икеләтә шулай. Күшәр мәктәбендә белем алган бала буларак, мәктәп елларыннан озата килгән хыялымны тормышка ашырып, туган мәктәбемдә укытучы булып эшләвем дә - мәктәбемә, газиз укытучыларыма рәхмәт хисләре белән сугарылган шушы мәкаләмне язарга этәргеч...

Һәркайсыбызга да «мәктәп» сүзе «әни», «әти», «икмәк», «туган нигез» кебек үк аңлаешлы, якын, кадерле.
Минем өчен бу икеләтә шулай. Күшәр мәктәбендә белем алган бала буларак, мәктәп елларыннан озата килгән хыялымны тормышка ашырып, туган мәктәбемдә укытучы булып эшләвем дә - мәктәбемә, газиз укытучыларыма рәхмәт хисләре белән сугарылган шушы мәкаләмне язарга этәргеч бирде.
Кешеләр даими яшәү урынын сайлаганда, беренче чиратта, анда су чыганагы булуына игътибар иткән, елгалы, чишмәле урыннарга өстенлек биргән. Мин мәктәпне чишмә белән чагыштырыр идем. Чишмәләр үз тирәсендә яшәгән кешеләрнең сусавын басса, мәктәп исә кешене рухи яктан сугара. «Мәктәбе булмаган авылның киләчәге юк», - ди халык. Мәктәп - авылны яшәтүче, авылга ямь биреп торучы социаль, мәдәни һәм белем бирү үзәге. Ул кешегә мавык­тыргыч һәм мөһим булган белемнәрне генә түгел, тормыш дәресләрен дә бирә, дуслык һәм беренче мәхәббәт хисләре белән таныштыра.
Мәктәбебез башка мәк­тәп­ләрдән, бәлки, аерылмыйдыр. Ләкин монда күңелгә үтеп керә торган җылылык һәм ниндидер рәхәтлек бар, бу хисләр мәктәпнең капкасын атлап кергәч тә сине урап алалар кебек. Мәктәп тарихына күз салыйк.
Давыллы инкыйлаб еллары артта кала. Авылларда мәктәпләр оештырыла башлый. 1920 елда авыл өендә башлангыч мәктәп ачыла. Яңа мәктәп ачылганга кадәр шунда укыйлар. 1933 елда ике бүлмәле башлангыч мәктәп, ә 1938 елда ике катлы агач мәктәп төзелә. 1939 елда җиде класслы тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. Бөек Ватан сугышы елларында башлангыч мәктәп булып кала. 1945 елдан җидееллык булып эшләгән мәктәп, 1963 елдан сигезьеллык итеп үзгәртелә. 1966 елга кадәр мәктәп 4 аерым бина була. Шул вакыттагы колхозыбыз рәисе Галиев Фәйзи абый авылда яңа мәктәп ачу кирәклеген аңлап, аны төзетү һәм ачтыру өчен күп көч куйган шәхесләрнең берсе. 1966 елда, ниһаять, яңа мәктәп ачыла, укучылар хәзерге таш бинада уку елын башлап җибәрәләр.
50 ел вакыт эчендә мәктәбебез үсә, яңара. Янкормалар төзелә, капиталь ремонт ясала. Кол­лектив та үзгәрешләр ки­черә. Мәктәбебездә укыт­кан һәр укытучы олы хөрмәткә лаек. Алар, дан артыннан кумыйча, бар булганына риза булып, бөтен белем һәм тырышлыкларын балаларга багышлаган. Күбесе инде безнең арабызда юк. Без аларны ихтирам хисләре белән искә алабыз. Безнең янәшәбездә булган, хөрмәтле ветераннарыбыз! Сез, укучыларыгыз күңеленә яхшылык сеңдердегез, тормышны аңларга, яратырга өйрәттегез. Халыкта «Булдыклы кешеләр авылдан чыга», - дигән гыйбарә яшәп килә. Мәктәбебезне тәмамлаучылар арасында зур уңышларга ирешкән затларыбыз шактый. Ләкин нинди генә атак­лы кешеләр булсалар да, алар, беренче чиратта үзләренең укытучыларына бурычлы.
Мин дә гомеремне ба­лаларга белем бирергә багыш­лаган кешеләрнең берсе. Бу һөнәрне сайлавыма беренче укытучым Камилә апаның йогынтысы зур булды. Аның һәрбер сүзенә, эш-гамәлләренә, киенүенә, үз-­үзен тоты­шына, сөйләменә сок­лана, аңа охшарга ты­ры­ша идем. Һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, балаларның зур ышаныч белән сиңа тө­бәлгән карашларын күр­сәң, барлык арулар югала.
Мәктәп белән горурлык хисе, аның белән бәйле истәлекләр - кешенең рухи байлыгы, мирасы ул. Балачактан ук шундый мираслы булып калган кеше бәхетле.
Рәхмәт сиңа, туган мәктәбем! Шушы көннәрдә ул үзенең олуг юбилеен каршы алырга әзерләнә.
Авылыбыз гөрләсә, мәктәбебез яшәр. Мәктәбе булган авыл югалмас. Ул милләт киләчәге булырга тиешле яшь буынны мәгърифәтле, аң-белемле итүдән туктамасын иде дигән теләктә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев