Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәхәт түгел... Кычкырамын...

"Күңел чыңы" түгәрәгенә йөрүчеләр иҗаты **** Җилләр ерып урамнарда йөрдең- Тыннарыңны буып... Ниләр таптың? Уйларыңны җилдәме җилгәрдең? Әрнүләрең юып Яшең акты. Җаннарыңны салкын җилгә ачтың, Куырылып килде... Әллә үлде? Гомерең җәлләмичә җилне кочтың, Җылытмакчы идең... Ә ул көлде. Тирә-юньдә кара шәүлә йөрде, Яктылыкны каплап, Өмет таптап. Бәхет сукмагыңа якын килдең......

"Күңел чыңы" түгәрәгенә йөрүчеләр иҗаты
****
Җилләр ерып урамнарда йөрдең-
Тыннарыңны буып...
Ниләр таптың?
Уйларыңны җилдәме җилгәрдең?
Әрнүләрең юып
Яшең акты.
Җаннарыңны салкын җилгә ачтың,
Куырылып килде...
Әллә үлде?
Гомерең җәлләмичә җилне кочтың,
Җылытмакчы идең...
Ә ул көлде.
Тирә-юньдә кара шәүлә йөрде,
Яктылыкны каплап,
Өмет таптап.
Бәхет сукмагыңа якын килдең...
Томанны аралап,
Кара атлап...
Тешең кысып,
сабырлыгың саклап...
Онытырга иде
Онытырга телим. Ләкин булмый.
Күңелемә тапап чигелгәнсең.
Тәнемдәге һәрбер тамыр буйлап
Кан тәнчеге булып йөгерәсең.
Онытасы иде... Булдыралмыйм.
Җан күгемне чыбыркылый яшен.
Әнә, бүген тагын төшкә кереп,
-Бердәнберем,- диеп, өзелеп дәштең.
Онта алсам иде үткәннәрне-
Синле, минле, сөюле чакларны.
Әмма, ничек туктатып булсын соң
Син җайдагы булган уй- чаптарны?
Сөю- чабышкы ат. Каршылыклар,
Киртә сикерү аңа берни түгел...
Онытырга иде, тапталганчы
Чаптарны иярләр горур күңел...
Рүзия Камаева. 30.12.17.
Өмет
Яңа елның кары кайда?
Күңелдә ник көз?!
Ак карларның кайтавазы -
ике ярда без...
Язларымда ләйсән яуды,
сәйлән тездең син.
Әкияти җәйге кичтә
аең идем мин.
Көзнең ялгыз җиле исте,
күреп калдым шәүләң.
Соры төсләр җанны текте,
җөйдән тора гәүдәм.
Ак төсләргә гашыйк күңел
зарыкты шул көтеп.
Яңа елның кары яуса,
җан чистарыр кебек.
Сүрия Мингатина,
31.12. 2017
Һәр кешенең үз кануны
Бу тормышта һәр кешенең үз кануны,
Кайберәүләр ишетми дә ялваруны.
Йөрәгеңнең астын -төскә китерә дә,
Пычрак ата...тапталмаган күңелләргә.
Нигә кирәк аңа синең әйтер сүзең?
Син буш урын аның өчен... утсыз төтен.
Үз канунын алга сөреп, атлый бирә,
Кирәк түгел ул бәндәгә иман.. .шелтә...
Күрми гүя ... без дә аның кебек бәндә!
Аныкыдай кызыл төстә кан да тәндә...
Тик шулай да җиргә мәңгегә килгәндәй,
Атлый сиңа караш ташлап җирәнгәндәй.
Барыбызның бу тормышта үз кануны,
Ят түгел лә безгә читләр ялваруы...
Күрми үтсәң... намусыңны барлау тиеш-
Һәр яхшылык... намусыңа тиеш өлеш.
Гөлфия Шиһапова
Ябык пәрдә. Бикле ишек.
З-гә
Куш йодрыкка төйнәлдем дә... тынып калдым.
Рәхәт икән... Ябык пәрдә. Бикле ишек.
Җиде ятып, бер төшемә кермәс төсле
Кайда кырау, кайда челлә, кайда җепшек.
Рәхәт икән - йонга төреп йөрәк итен,
Кыштыр-мыштыр җан асравың йорт-кураңда.
Барыбер күк нинди сүрәт, яисә тамга
Борынгыдан күтәрелгән җан туграңда.
Булды инде, булды юкса, афәтләрдән
Бер йөрәктә талкынуы мең халәтнең!
Күкләр биргән соңгы җәзамы соң
Үз-үзенә кул салуы мәхәббәтнең?!
Упкын чиге убылганда исән калып,
Үзең булып кала алу җиңел әллә?
Котылуың сөенече кемгә хаҗәт -
Дөнья чоңгыл авызына чумган мәлдә.
Куш йодрыкка төйнәлдем дә, тынып калдым...
Утсыз төтен җанны буа туңып-өшеп.
Рәхәт түгел... Кычкырамын... Ишетмиләр...
Ишетмиләр... Ябык пәрдә. Бикле ишек...
22.12.2017
Гөлүсә Батталова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев