Әтнә таңы

Ришвәтчелек – явызлык

Берләшкән милләтләр оешмасы килешүе буенча 9 нчы декабрь - "Ришвәтчелеккә каршы көрәш" көне итеп игълан ителде. Шул уңайдан Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы күләмендә дә чаралар оештырылды. Декабрьнең беренче атнасында район прокуратурасы белән берлектә "Ришвәтчелекнең тарихы һәм аның белән көрәшү турында төп төшенчәләр" дигән темага очрашу булып узды. Шулай ук "Ришвәтчелек...

Берләшкән милләтләр оешмасы килешүе буенча 9 нчы декабрь - "Ришвәтчелеккә каршы көрәш" көне итеп игълан ителде.

Шул уңайдан Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы күләмендә дә чаралар оештырылды. Декабрьнең беренче атнасында район прокуратурасы белән берлектә "Ришвәтчелекнең тарихы һәм аның белән көрәшү турында төп төшенчәләр" дигән темага очрашу булып узды. Шулай ук "Ришвәтчелек турында без ниләр беләбез?" дигән исем астында викторина үткәрелде; тәрбия сәгатьләрендә "Ришвәтчелек - явызлык, аның белән ничек көрәшергә?" дигән темаларга сөйләшүләр уздырылды. Төркемнәр арасында "Минем фикерем ришвәтчелеккә каршы" дигән темага инша язу конкурсы үткәрелде һәм урыннар билгеләнде. Шулай ук "Яшь хәбәрчеләр" түгәрәге членары да үзләре иҗат иткән шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Бу сөйләшүләр алга таба да дәвам итәр, диясе килә. Зөлфидә НАСЫЙРОВА, Олы Әтнә авылы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: