Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәхмәт хатлары тапшырылды

Агымдагы елның 24 мартында РФ Президенты "Хезмәткә һәм оборонага әзер"Бөтенроссия физкультура -спорт комплексы турында" Указга кул куйган көннән 5 ел вакыт узган.

Шул уңайдан  ГТО комплексын  гамәлгә кертү һәм гамәлгә ашыру процессына зур өлеш керткән спорт мәктәбе хезмәткәрләренә

Мөхәммәтшин Ирек Фердинат улы,

Хәбибуллина Лидия Марс кызы,

Шакиров Раил Гамил улы,

Гәрәев Фаил Әхмәтсафа улы,

Ваһапов Альфред Азат улына

Татарстан Республикасы  Хезмәткә һәм оборонага әзер төбәк иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бүгенге көндә районыбызда ГТО нормативларын 1500 кеше тапшырды, шуларның 31 е - 2018 елда тапшырган пенсия яшендәге кешеләр. Татарстан спорт министры Леонов Владимир Александрович  тарафыннан чыккан приказ нигезендә нормативларын уңышлы тапшырган шушы пенсия яшендәге  31 кешенең 20 сенә - көмеш, 7 сенә  бакыр знаклары билгеләнеп, таныклар кайтты. Һәм аларны тантаналы төстә тапшырганнарын язган идек инде.

Кайчандыр гадәти булып саналган ГТО  нормаларын бүген башкачарак кабул итсәләр дә, аның асылы шул ук сәламәтяшәү рәвешен пропагандалау, хезмәт сөю тәрбияләү, туган илне ярату хисен арттыруны ул максат итеп куя. Үсеп килүче буынга аеруча файдалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев