Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Р.Миңнеханов Ф.Табиев һәм Г.Усмановка мемориаль такталар ачу тантанасында катнашты

"Алар салган ныклы нигез безгә бүген киңкүләм бурычларны хәл итәргә булыша", - ди Президент. (Казан, 29 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда Зур Кызыл урамы, 65 нче йорт адресы буенча Татарстанның күренекле дәүләт эшлеклеләре Фикрәт Табиев һәм Гомәр Усмановка мемориаль такталар ачылды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе...

"Алар салган ныклы нигез безгә бүген киңкүләм бурычларны хәл итәргә булыша", - ди Президент.

(Казан, 29 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда Зур Кызыл урамы, 65 нче йорт адресы буенча Татарстанның күренекле дәүләт эшлеклеләре Фикрәт Табиев һәм Гомәр Усмановка мемориаль такталар ачылды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Әлеге йортта Фикрәт Табиев - 1973-1980 елларда, Гомәр Усманов 1973-2015 елларда гомер кичергән. Алар эш буенча хезмәттәшләр, фикердәш-дуслар булган.

"Бүген республика өчен күренекле көн: җитәкчеләребез исемнәрен мәңгеләштерәбез, алар яшәгән йортта такталар куела. Республиканың бүгенге дәрәҗәсе, уңышлары - шушы җитәкчеләрнең бик зур казанышы. Нефть, КамАЗ, энергетика, бүтән социаль объектлар дип әйтәбезме - алар шул чакта төзелеп, безгә нык фундамент казып калдырдылар. Без бу кешеләрне мәңге истә тотарга, аларның керткән хезмәтләрен искә алырга тиеш", - дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов. Президент Фикрәт Әхмәтҗан улының илче, Россия Министрлар Советы рәисенең беренче урынбасары булып эшләгәнен, Гомәр Усмановның, нигездә, безнең республикада, күпмедер вакыт Мәскәүдә эшләгәнен искәртте. "Алар салган ныклы нигез безгә бүген киңкүләм бурычларны хәл итәргә булыша", - дип. Рөстәм Миңнеханов шушы җитәкчеләр кулы астында эшләгән ветераннарга да рәхмәтен җиткерде. Фикрәт Табиевның һәм Гомәр Усмановның гаиләләренә һәм туганнарына хөрмәт хисен белдерде. "Безгә тарихыбызны, шәхесләребезне хәтердә тоту традициясен алга таба да дәвам итәргә кирәк", - дип белдерде Президент.



Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 2020 елда республиканың 100 еллыгын бәйрәм итәчәгебезне искәртеп узды. "Хәзер республиканың 100 еллыгына әзерләнү буенча күп төрле чаралар күрелә. Республикабызның данлыклы тарихында күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләре күп. Күбесе, ни кызганыч, элекке вакыйгаларның корбаннары булды, ләкин алар республиканың иминлеге бәрабәренә тырышлык куйды. Яңа чорны исәпкә алып, бу шәхесләрнең керткән өлешенә яңа бәяләмә бирелер дип уйлыйм. Без җитәкчеләрне сүгәбез, аннары мактыйбыз, бәя бирәбез, шулай булырга тиештер дә, чөнки бу эш халык белән бәйле. Ә кешеләрдә шикаятьләр һәрвакыт бар, булырга да тиеш. Без халыкка хезмәт итәргә тиеш. Фикрәт Әхмәтҗанович һәм Гомәр Исмәгыйлевич кулга-кул тотышып эшләделәр. Җиңел вакытлар булмый, һәр чорның үз авырлыгы, әмма бу ике кеше хакимияткә килеп, күп эш башкарды. Берсенә - 32, икенчесенә - 34 яшь, күз алдыгызга китерегез. Ул вакытның сәяси тормышы, иҗтимагый корылышы авырлыкларын үз җилкәләренә алып, бу шартларда республиканың мшнфәгатьләрен яклап кала җиңел түгел... Бу кешеләр мөмкин булмаганны мөмкин иттеләр. Хәлиткеч саналган барлык өлкәләрнең үсешенә шушы шәхесләрнең керткән өлеше хисабына ирешелде", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Ул нефть сәнәгатен үстерү, сугыштан соң илне торгызу, нефть химиясе производстволары үсешен кайгырту, КамАЗ төзелеше кебек эшләрнең җиңел генә бармавын билгеләп үтте. "Моның өчен абруй да, мәсьәләне куя да белергә кирәк. Илдә бит үз территорияләре ихтыяҗларын күрсәтүчеләр күп иде, әмма алар арасында уңышлы була белү - зур казаныш. Без алардан үрнәк алып, аларга рәхмәтле булырга тиешбез", - диде Татарстанның беренче Президенты.



Фикрәт Табиевның оныгы Диана Табиева Фиркәт Табиевның тормыш иптәше Динә Табиева исеменнән рәхмәт җиткерде. "Алар бу йортта бик матур елларын уздырдылар, мөһим вакыйгалар кичерделәр. Гаилә өчен генә түгел, бөтен төбәк өчен әһәмиятле вакыйгалар чоры иде ул. Без бабайны яратучы тормыш иптәше, әти, кайгыртучан бабай буларак искә алабыз. Ул безнең хәтердә шулай калачак. Табиев фамилиясен йөртүебез белән горураланабыз", - дип Фикрәт Табиев исемен мәңгеләштерелгәне өчен, Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде. Фикрәт Табиев бу йортта 1973-1980 елларда яшәгән.



Гомәр Усмановның кызы Светлана Усманова Казанда урамга әтисе исемен бирү, скверны аның исеме белән атау, мемориаль такталар ачылышы өчен рәхмәтен белдерде. "Күптән түгел генә Министрлар Кабинеты карары белән, әти турында истәлекләр тупланган, Булат Солтанбәков язган китап яңадан бастырылды", - диде Светлана ханым. Гомәр Усманов 42 ел гомерен шушы йортта үткәргән. 1973-2015 елларда шатлыгы да, кайгысы да килгән: бу йортта оныкларын күрү бәхетенә ирешсә, тормыш иптәшен югалту ачысын да биредә яшәгәндә кичерә.



Мемориаль тактаның заказчысы - Мәдәният министрлыгы. Барельеф скульпторы - Рөстәм Байбурин.

Фикрәт Табиев 1928 елның 4 нче мартында Рязань өлкәсе Ермишин районы Азеево авылында туа. 1951 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый, 1957 елдан - партия җитәкчесе. Фикрәт Табиев машина төзү, нефть һәм нефть химиясе сәнәгате үсешендә мөһим роль уйнаган шәхес. Аның җитәкчелегендә нефтьнең яңа чыганаклары ачыла, Түбән Кама шәһәренә нигез салына, анда зур заводлар сафка баса. Яр Чаллыда - Кама автомобиль заводы, башкалада "Казаноргсинтез" заводы төзелә. Силикат кирпеч җитештерү заводы ачыла, цирк, Спорт сарае, стадион, Дәүләт Советы бинасы, "Татарстан" кунакханәсе төзелә. Фикрәт Табиев 2015 елның 3 нче июнендә Мәскәүдә вафат була.

Гомәр Усманов 1932 елда Чистайда дөньяга килә. Ул республикада идарә иткән елларга КамАЗ, "Түбән Кама нефтехим", ЕлАЗ төзелеше туры килә, Казан дәүләт консерваториясе концерт залы, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт театры, Химиклар мәдәният сарае, Рәссамнар берлеге күргәзмәләр залы төзелә. Гомәр Усманов 2015 елның 23 нче февралендә Казанда дөнья куя.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/29/147307/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев