Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Р.Миңнеханов: Сыекландырылган табигый газ куллануны арттырырга телибез

Президент эре немец компанияләре вәкилләре белән компресслар төзү, газ-мотор ягулыгы базарын үстерүдә хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләште. (Казан, 5 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты «Falk Beratung GmbH» компаниясе башкарма директоры Томас Фальк җитәкчелегендәге эре немец сәнәгать компанияләре вәкилләре белән компресслар төзү һәм газ-мотор ягулыгы базарын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында...

Президент эре немец компанияләре вәкилләре белән компресслар төзү, газ-мотор ягулыгы базарын үстерүдә хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләште.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты «Falk Beratung GmbH» компаниясе башкарма директоры Томас Фальк җитәкчелегендәге эре немец сәнәгать компанияләре вәкилләре белән компресслар төзү һәм газ-мотор ягулыгы базарын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. Очрашуда Рөстәм Миңнеханов "Без агросәнәгать комплексында сыекландырылган табигый газны куллануны арттырырга телибез", дип белдерде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген газ-мотор ягулыгы базарын үстерү, табигать газын сыекландыру буенча җитештерүне оештыру - аеруча актуаль тема.

Татарстан Президенты искәрткәнчә, 2013 елдан республикада «Газпром» АҖ белән берлектә газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча махсус программа гамәлгә ашырыла. Бүген республика территориясендә 19 автомобильләргә газ салу компрессор станциясеннән торган челтәр эшләп килә. Күп санлы техника табигать газына күчерелгән инде. Татарстан Президенты фикеренчә, сыекландырылган табигый газы базары иң перспектив булып кала. «Аерым алганда, без агросәнәгать комплексында сыекландырылган табигый газны куллануны арттырырга телибез. Бу безгә күп кенә ресурсларны экономияләргә ярдәм итәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты сүзләренчә, бу юнәлештә «КАМАЗ» автомобильләр җитештерүчеләренең билгеле бер казанышлары һәм эшләнмәләре бар инде. Судноларда һәм локомотив хуҗалыкта сыекландырылган табигый газ куллану да реаль.

Аннары Atlas Copco» һәм «Nikkiso Cosmodyne» компанияләре вәкилләре бөтендөнья базарындагы эш тәҗрибәләре турында сөйләделәр һәм компрессорлар һәм вакуум техникасы, насос һәм криоген җайланмалар проектлау һәм җитештерү өлкәсендәге проектларын тәкъдим иттеләр.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, «Казанькомпрессормаш» АҖ идарәче директоры Илнур Сәгъдиев һәм башкалар катнашты.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/05/159219/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев