Әтнә таңы

Роберт гомер буе гаделлек өчен көрәште

Фазылҗанов Роберт Харисович (07.03.1946 - 27.10.2006) - Әтнә һәм Арча районнары тарихында үз хезмәте белән тирән эз калдырган шәхес. Аның гомере гадел, намуслы, тырыш хезмәттә үтте. Фазылҗанов Роберт Харис улы 1946 нчы елның 7 нче мартында Күлле Киме авылында туган. Башта әтисез, аннан соң 11 яшендә әнисез калгач, сеңлесе белән...

Фазылҗанов Роберт Харисович (07.03.1946 - 27.10.2006) - Әтнә һәм Арча районнары тарихында үз хезмәте белән тирән эз калдырган шәхес. Аның гомере гадел, намуслы, тырыш хезмәттә үтте.

Фазылҗанов Роберт Харис улы 1946 нчы елның 7 нче мартында Күлле Киме авылында туган. Башта әтисез, аннан соң 11 яшендә әнисез калгач, сеңлесе белән икесен әтисенең әнисе Гөлзәйнәп әби тәрбияләп үстерә. Мәктәптә иң актив, тырыш укучыларның берсе була. Мәктәп тарихында беренче медалист ул. 1963 нче елда Казан Авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга керә. 234 нче группаның комсоргы була. Югары стипендия алып укый. Әби карт, читтән ярдәм көтми, үз көченә ышана. Укуда алдынгы егет институтның җәмәгать эшләрендә актив катнаша, спортта да сынатмый. Күп тапкырлар Мактау грамоталары белән бүләкләнә. 1968 нче елда үз туган авылына инженер булып эшкә кайта. Колхозда машина-трактор паркы, мастерская, слесарь-токарь цехы, заправка, җылытылган гараж төзелү аның исеме белән бәйле. "Безнең колхозны күтәреп китте ул," - диләр авылдашлары. Зур оештыру сәләтенә ия, халык өчен эшли ул. Шул чорда механизатор булып эшләгән авылдашлары, ул кайда гына эшләсә дә, аңа рәхмәт хисләрен җиткерәләр, кире колхозга председатель булып кайтыр дип бик өметләнәләр, бүген дә сагынып искә алалар. "Җылы гаражны төзетүче ул!" - дигән сүзләр генә дә шул чор тракторчы һәм шоферларның нинди зур проблемасын хәл итүе турында сөйли.

Киң эрудицияле, принципиаль, тырыш егетне район җитәкчеләре 1972 нче елның мартында Арча районы "Сельхозтехника"сының Әтнә бүлекчәсенә җитәкче итеп билгелиләр. Мастерская, электроцех төзетә. Үз көчләре белән эшчеләре өчен 58 квартира -йорт салалар. Элек РТС исемен йөртә. Яңа Әтнә дип аталган авыл менә шулай аның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә барлыкка килә. Үз кул астында эшләүчеләрнең мәнфәгатен кайгыртып эшли ул. "Таралганны яңадан корды, аякка бастырды, тормышыбыз көйләнде, олы рәхмәтле без аңа", - дип искә алалар аның турында шул чорда эшләүчеләр. Авырлыклардан курыкмый, үзе дә кечкенәдән хезмәт белән, тырышлык белән көн күргән шул ул.

Роберт Харисовичны 1978 нче елда Арча райкомының икенче секретаре итеп яңа эшкә күчерәләр. Зур җаваплы эш. Әтнәдән бер дә китәсе килмәсә дә, партия кушкач, берни эшләп булмый. Ул чорда районның авыл хуҗалыгы секретаре вазифаларын башкара. Юллар начар, район зур. Авыл хуҗалыгы - иң мөһим тармак. Көнне төнгә ялгап эшләү, чәчү вакыты, урып-җыю чорында колхозлардан кайтып кермәү, республика биргән план-заданиеләрне үтәү, райондагы төзелешләр ... Саный китсәң, исәбе дә юк кебек. 1983 нче елда партия аңа Арчада "Сельхозтехника" төзү эшен тапшыра. Мәскәүгә барып рөхсәт ала. Әмма аларга бирелгән җирдә бодай үсә. Бары тик ашлык җыелып беткәч кенә, кызу эш башлана. Аңа эшчеләре ышана, ә ышанычны акларга кирәк. Әле территориясе дә җитеп бетми: 10 гектар урынына -2,5 гектар гына. Әйе, авырлыклар һәр җирдә бар, ә монда буш урында корырга кирәк. Мастерская һәм газ белән җылытыла торган гараж (җылытыла торган беренче гараж була ул районда) төзү эше җәелә. Бихисап күп командировкаларга йөрергә туры килә үзенә. Эстония, Молдовия, Одессадан станоклар кайтарта. Кайбер станоклар бөтен СССРга берничә генә экземпляр була. Одессадан кайткан станокта бер смена 7 тонна электрод чыгара! Җитәкче уйлавынча, эш ике сменада оештырылып, анда 800 эшче эшләргә тиеш була. Эш бер смена белән башланып китә. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә өмәләр оештырып, эшне мөмкин кадәр тизләтәләр. Иң мөһиме: аңа үз эшчеләре ышана. Территорияләрендә алма бакчасы, административ бинаның өске катында кышкы бакча ясыйлар, анда помидор, кыяр, чәчәкләр үстерәләр. Район җитәкчеләре рөхсәте белән җир алып, үз эшчеләре өчен 186 квартира төзелә. Шушы кадәр эшчәнлекнең нәтиҗәсе буларак, 1986 нчы елның сентябрендә Фазылҗанов Р.Х. "Почет билгесе" ордены белән бүләкләнә. 384 эшче, нык материаль-техник базасы булган оешма төзелә. Әмма хәзерге көн таләпләренә җавап бирә торган зданиеләргә, станокларга, андагы пресс-автоматларга кызыгучылар табыла... Соңрак Роберт Харисович республика "Сельхозтехника" берләшмәсендә җитәкченең урынбасары булып эшли.

Боларны санап кына чыксаң да, эшнең никадәр киң колачлы булуына шаккатасың. Моны бер генә кеше эшләгәненә ышанасы да килми. Әмма факт! Күпме энергия, сәләт, түземлелек һәм шуның өстенә инициатива (монысы иң мөһимедер дә бәлки) кирәклеген чамалавы кыен түгел. Намус белән эшләде һәм яшәде, гомере буе гаделлек өчен көрәште. Йөрәк аша кичерелгән кыенлыклар, рәнҗетелүләр... 70 яшендә аны бу җирдән, бездән аерды. Иман белән үтеп, урыннары оҗмахның түрендә булсын иде...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: