Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Роберт Миңнуллин Җәвит Шакировны "Татар халык маймылы" дип атаган?!

Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар гаиләсенә дә быел 30 яшь тулды. Бу уңайдан шагыйрь Роберт Миңнуллин аларга котлау шигыре язарга вәгъдә иткән иде. Сүзендә торды. Менә шигырь килеп чыккан бу. Роберт әфәнде Җәвит Шакировны хәтта "Татар халык маймылы" дип атаган. Әлбәттә, моңа үпкәләрлек түгел. Шигырьне көлми генә укып булмый. "Шедевр" булган...

Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар гаиләсенә дә быел 30 яшь тулды. Бу уңайдан шагыйрь Роберт Миңнуллин аларга котлау шигыре язарга вәгъдә иткән иде. Сүзендә торды. Менә шигырь килеп чыккан бу. Роберт әфәнде Җәвит Шакировны хәтта "Татар халык маймылы" дип атаган. Әлбәттә, моңа үпкәләрлек түгел. Шигырьне көлми генә укып булмый. "Шедевр" булган бу.

З ө л ф и я һәм Җ ә в и т Ш а к и р о в л а р г а
Җәвит ул татар халкының
Талантка бик бай улы!
Төгәлрәк итеп әйтсәк, ул
"Татар халык маймылы"!
"Маймыл"ның да иң чибәре,
Ә таланты - шаккаткыч!
Шуның иң әйбәт мисалы -
Башкатыргыч "Башваткыч".
Бер карасаң, бик көйле ул,
Бер карасаң, кире ул...
Шунсыз булмый, ни дисәң дә,
Зөлфиянең ире ул!
Зөлфия дә һәм Җәвит тә,
Әлбәттә, бик сөйкемле?
Икесе дә бик популяр,
Почти минем шикелле!
Сәхнәгә чыгып бассалар,
Икесе дә - канатлы!
Икесенә тигез итеп
Биргән Ходай талантны!
Уйлап карагыз, алар бит
Утыз ел бергә һаман...
Үзләренең мәхәббәте
Үзләренә тап-таман!
Ләйлә-Мәҗнүн мәхәббәте
Пүчтәк алар янында.
Таһир-Зөһрә мәхәббәте
Ерундарак тагын да...
Нишләр иде икән алар
Өйләнешкән булсалар?
Өйләнешеп, гомер буе
Көн дә бергә торсалар?...
Утыз елга түзмәс иде
Ул Зөһрәләр, Таһирлар...
Өйләнүгә аерылып
Бетәр иде бахырлар...
Утыз ел бер караватта...
Вәт мәхәббәт ичмасам!
Аларның бу мәхәббәте
Сүрелмәсен һичкайчан!
Сезнекенә кушылсыннар
Теләкләрем минем дә!
Бергәләп тагын утыз ел
Интексеннәр кимендә!..
20.08.17
Р. Миңнуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев