Әтнә таңы

Росгидромет: кыш суык булыр

Синоптиклар фаразына ышансаң, безне бик суык кыш көтә. Әйтүләренчә, аномаль түбән температуралар да булырга мөмкин. Иң түбән температуралар гыйнвар һәм февраль айларына туры киер диләр. Ә гомумән алсак, "чып-чын кыш" килә. Элекке еллардагы кебек, кыш айларында аномаль җылылар көтелә. Бу хакта Росгидромет җитәкчесе Александр Фролов "Интерфакс" агентлыгына хәбәр иткән. Шул...

Реклама

Синоптиклар фаразына ышансаң, безне бик суык кыш көтә. Әйтүләренчә, аномаль түбән температуралар да булырга мөмкин. Иң түбән температуралар гыйнвар һәм февраль айларына туры киер диләр. Ә гомумән алсак, "чып-чын кыш" килә. Элекке еллардагы кебек, кыш айларында аномаль җылылар көтелә. Бу хакта Росгидромет җитәкчесе Александр Фролов "Интерфакс" агентлыгына хәбәр иткән. Шул ук вакытта метереологлар фаразының төгәллеге 65 процент кына булын да әйтеп узган. Кышкы айларга температура режимының үзгәрешләре дә туры киләчәк. Димәк, артык салкын көннәр арасында җылытулар да кабатланырга мөмкин. Җылыдан суыкка сикерешләр быелгы кышның төп үзенчәлеге булыр кебек. Узган елгы аномаль җылы һава торышы нәтиҗәсендә табигатьтә күңелсез үзгәрешләр дә булды. Әтйик, Фин култыгында Балтыйк тюленьнәре саны нык кимегән. Белгечләр моны искитәрлек куркыныч хәл дип билгеләделәр. Шул ук вакытта, кышкы җылы температуралар уҗым культураларыныө югары уңыш бирүенә китерде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: