Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда хөтбәләр, вәгазьләр, татар дин әһелләре турында мәкаләләр тупланган китап чыкты

Апанай мәчетендә "Чакыру" китабының икенче басмасын тәкъдим итәләр.

(Казан, 7 март, "Татар-информ"). Нияз хәзрәт Сабиров язган "Чакыру" китабының икенче басмасында хөтбәләр һәм аларның тәрҗемәләре, вәгазьләр, танылган татар дин әһелләренең тормышы һәм эшчәнлекләре турында мәкаләләр тупланган. 13 мартта Казанның Апанай мәчетендә китапны тәкъдим итү узачак, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте.

Татарстан мөфтиятенең дагъват юнәлешен алып бару бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабировның "Чакыру" китабының беренче басмасы 2012 елда дөнья күргән. Беренче җыентыкта 26 вәгазь, Мөхәммәд пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормышы һәм эшчәнлеге, рухи-әхлакый аспектлар, Хәнәфи мәзһәбенең әһәмияте турында материаллар басылган булган.

Диния нәзарәте хәбәрендә әйтелгәнчә, Нияз хәзрәтнең икенче хезмәте исә өч өлештән тора: хөтбәләр һәм аларның тәрҗемәләре, вәгазьләр, танылган татар дин әһелләренең тормышы һәм эшчәнлеге турында мәкаләләр. "Чакыру" китабы имамнар эшчәнлегендә зур ярдәмче булыр, дип ышанабыз", - дигән автор үзе.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2018/03/07/159397/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев