Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия дәүләт учреждениеләре чит ил җиһазларын сатып ала алмаячак

Сатып алуны тыю 2019 елның 1 декабренә кадәр гамәлдә булачак. (Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). 1 декабрьдән дәүләт учреждениеләре Россиядә яки Евразия икътисади берлеге илләрендә җитештерелмәгән җиһазларны сатып ала алмаячак, дип хәбәр итә РИА Новости. Чикләүләр Россиянең эчке базарын саклау һәм дәүләт сатып алулары вакытында Россия товар җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтү максатыннан...

Сатып алуны тыю 2019 елның 1 декабренә кадәр гамәлдә булачак.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). 1 декабрьдән дәүләт учреждениеләре Россиядә яки Евразия икътисади берлеге илләрендә җитештерелмәгән җиһазларны сатып ала алмаячак, дип хәбәр итә РИА Новости.

Чикләүләр Россиянең эчке базарын саклау һәм дәүләт сатып алулары вакытында Россия товар җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтү максатыннан кертелә, диелә Россия Хөкүмәте карарында.

Исемлектә, аерым алганда, офислар өчен - металл һәм агачтан эшләнгән; ашханә һәм йокы бүлмәләре өчен агачтан ясалган җиһаз, диван, софа, кушетка, караватлар өчен агач һәм металл каркаслар, шулай ук пластик мебель бар.

Сатып алуны тыю 2019 елның 1 декабренә кадәр гамәлдә булачак, диелә мәгълүмат агентлыгы хәбәрендә.

Чыганак:http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/01/153462/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев