Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия футбол чемпионатының икенче өлеше «Рубин» матчы белән ачыла

Россия футбол Премьер-лигасы 21-23 нче тур уеннары вакытын билгеләде.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Россия футбол Премьер-лигасы чемпионатның 21-23 нче тур уеннары вакытын билгеләде.

Чемпионатның язгы өлеше 2 мартта Каспийскида «Анжи» һәм «Рубин» командалары уены белән башлана. Әлеге матч 19.30 сәгатькә билгеләнгән, дип җиткерде Казан клубының матбугат хезмәте.

«Рубин» 22 нче тур уенын да кунакта уздыра - 10 мартта (19.00) «Тосно» командасы белән очраша.

Чемпионатның язгы өлешендәге беренче уен Казанда 18 мартка билгеләнгән - бу көнне «Рубин» Мәскәүнең «Спартак» командасы белән очраша.

Матч 19.00 сәгатьтә башланачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/14/154294/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев