Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия халкы COVID-19 эпидемиясен уйлап табылган әйбер дип саный

Россиядә яшәүчеләрнең өчтән бер өлеше коронавирус куркынычына ышанмый.

Бу хакта Югары икътисад мәктәбе экспертлары үткәргән сораштыру мәгълүматлары сөйли.

Сораштыруда егермедән алты яшькә кадәрге утыз меңнән артык кеше катнашты. Бу хакта «РБК» яза.

Әйтик, пандемияне россиялеләрнең егерме өч проценты «кызыксынган затлар» ның уйлап чыгаруы дип саный, респондентларның тагын тугыз проценты COVID19ның куркынычы  арткан, дип уйлый. Утыз ике процент – аның чынбарлыгына бөтенләй ышанмый.

Тикшеренүчеләр фикеренчә, пандемиягә ышанмаган кешеләрнең үз-үзләрен тотышы аңа ышанган кешеләрдән шактый аерыла. Россиялеләрнең яртысыннан артыгы урамда  (илле дүрт процент) йөри. Ә кырык өч проценты туганнарына кунакка йөри. Россиялеләрнең чиреге (җитмеш дүрт процент) үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертү кирәк булмады, дип саный

Әтнә районында бүгенге көндә 36 кешедә коронавирус ачыкланды, дип язган идек.

Фото чыганак https://ntr-24.ru/?newsid=67747

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев