Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы олимпиадалар исемлеген киңәйтергә тәкъдим итте

Олимпиада һәм конкурслар югары уку йортларына кергәндә ташламалардан файдаланырга мөмкинлек бирә.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, спорт, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрне үстерүгә юнәлдерелгән олимпиадалар һәм башка төрле конкурслар исемлегенә 191 ярышны кертергә тәкъдим итте, дип яза «Российская газета».
Исемлек проектында «Киләчәккә адым», «Ломоносов», «Югары проба», «Йолдыз» кебек традицион олимпиадалар белән беррәттән, «Туган як пейзажы», «Агросәнәгать комплексы - фән, иҗат, рухият», «Мине ХХI гасырда бәяләячәкләр», «Баян һәм баянчылар», татар теленнән Халыкара олимпиада һәм башкалар бар.
Мәктәп укучыларына югары уку йортларына кергәндә ташламалардан файдаланырга мөмкинлек бирә торган олимпиадалар исемлегенә 97 ярышны кертергә тәкъдим ителә. Мисал өчен, проектта Россия Федерациясе республикаларының дәүләт телләре буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы, «Белемнәр кодексы», «Зөбәрҗәт» олимпиадалары урын алган.
Шунысын да искәртик: хәзерге вакытта исемлеккә 88 олимпиада һәм конкурс кертелгән.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/03/147587/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев