Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия мәктәпләренә 15,5 миллион укучы барачак

Мәгариф системасының уку елына әзерлегенә багышланган киңәшмә узды.

(Казан, 28 август, "Татар-информ"). Агымдагы елның көзендә Россия мәктәпләренә 15,5 миллион укучы барачак. Бу - узган ел белән чагыштырганда якынча бер миллионга күбрәк дигән сүз. Беренче сыйныфка 1,8 миллион бала барачак. Әлеге хәбәрне бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев мәгариф системасының уку елына әзерлегенә багышланган киңәшмәдә җиткерде.

Видеоконференция режимында үткән киңәшмә эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Россия Премьер-министры билгеләп үткәнчә, бүген илдә барлыгы 94 мең мәгариф оешмасы бар, шуларның 42 меңе - мәктәпләр. 1 сентябрьдә 76 яңа мәктәп ачу планлаштырыла, ә ел ахырына кадәр тагын 94 белем йорты сафка бастырылачак.

Шул ук вакытта, Россия Хөкүмәте башлыгы сүзләренә караганда, элекке, эшләп килүче мәктәпләр турында да онытырга ярамый. Алар да игътибар таләп итә. "Аларның күбесенә капиталь төзекләндерү үткәрергә кирәк. Һәм әлеге эш алып барыла. 2009 елдан бирле авария хәлендә булган мәктәпләр санын дүрт тапкырга киметә алдык", - диде илнең Премьер-министры.

Дмитрий Медведев билгеләп үткәнчә, 2013 елдан мәктәпкәчә оешмаларда 1,25 миллионнан артык урын булдырылган. Бүген чират белән бәйле мәсьәләләр хәл ителгән диярлек, әмма аерым төбәкләрдә җитешсезлекләр саклана.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/28/147241/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев