Әтнә таңы

Россия сыйфат системасы Татарстанда кер юу порошокларын тикшерә башлады

Тиздән Россия халкы арасында иң популяр кер юу порошокларының ни дәрәҗәдә агулы икәнлеге билгеле булачак. (Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). «Россия сыйфат системасы» коммерцияле булмаган оешмасы Татарстанда кер юу порошокларын тикшерә башлады, дип яза «Российская газета». Тиздән Россия халкы арасында иң популяр кер юу порошокларының ни дәрәҗәдә агулы икәнлеге билгеле булачак....

Тиздән Россия халкы арасында иң популяр кер юу порошокларының ни дәрәҗәдә агулы икәнлеге билгеле булачак.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). «Россия сыйфат системасы» коммерцияле булмаган оешмасы Татарстанда кер юу порошокларын тикшерә башлады, дип яза «Российская газета».

Тиздән Россия халкы арасында иң популяр кер юу порошокларының ни дәрәҗәдә агулы икәнлеге билгеле булачак.

Реклама

Порошокларны Ленинград, Тула, Ростов, Иркутск өлкәләре, Мәскәү, Татарстан, Башкортстан кибетләрендә сатып алачаклар һәм илнең иң яхшы лабораторияләрендә тикшерәчәкләр. Биредә Россия һәм чит илләрнең 30дан артык бренды хакында сүз бара.

Көнкүреш химиясе фәнни-тикшеренү үзәге генераль директоры Вячеслав Филиппенков билгеләп үткәнчә, бүгенге күп кенә универсаль порошоклар составында җиңелчә тапларны бетерергә сәләтле махсус өстәмәләр бар. Ә сыйфатсыз порошок исә тирене ялкынсындырырга һәм аллергия китереп чыгарырга мөмкин.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/19/156379/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: